Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кәҗә мөртәт, ә хуҗасы...

- Кияүнең көздән утырткан агачлары гөрләп үсеп киткән иде.

Быел яз берсен дә калдырмады кәҗә мөртәт,- дип зарланып алды Казан юлы үрендәге урамнарныӊ берсендә яшәүче таныш хатын. -Узган ел газетада язгач бераз тынычлап торган идек үзләреннән. Тагын язып карыйсыӊмы әллә,- дип тә өстәде.
- Язам мәйтәм. Тик кәҗә гәҗит укымый ич.
- Кәҗәне гаепләмим лә мин. Шуларны чыгарып җибәргән хуҗалары ничек шулай ваемсыз була алалар икән.
- Балтач шәһәр үзидарәсе җитәкчелеге белән сөйләштем. Быел да"ау" оештырачаклар икән. Хуҗалары аеруча әрсез, әйткәнне аңламаган кәҗәләрне ябып та куячаклар. Шактый суммада штраф һәм кемгәдер китергән зыянны түләткәч кенә хуҗасына бирәчәкләр.
Әнә шулай, апа җаным, кәҗәләргә дә,дөресрәге аларны караусыз йөрткән хуҗаларына да закон бар. Агач-куаклар, чәчәкләр гөрләп үсәр, алла боерса.
Фото: http://www.kozi.ru/articals/porody-koz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250