Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кайларда сез, сабакташлар?

Күпчелек мәктәпләрдә һәр елда февраль, март айларында очрашулар үткәрү традициягә кергән.

Менә без - 2000нче елда Норма урта мәктәбен тәмамлаган чыгарылыш укучыларының быел 15 еллыгы. Дөресен генә әйткәндә, шушы 15 ел эчендә бер тапкыр да күрешмәгән классташлар да бар арада.
Шул уңайдан, бер күренешне әйтми мөмкин түгел. Мәсәлән, безне башлангычта Фәридә Сабирҗанова һәм Нурия Низамиева укытты, ике класс идек. Ә бишенчегә күчкәндә барыбызны бергә кушып, югары як авыллардан килгән (Пүскән, Кили, Чапшар авыллары) балаларны да өстәп, бездән икенче бер яңа коллектив ясадылар, өч класска бүлделәр.
Ә 10-11гә калганда, гуманитар һәм математика юнәлешләре буенча бүленеш оештырдылар, шул рәвешле, икегә бүленеп, 9 ел буе парраллель классларда укыганнар белән бер кабинетка тупландык. Монысы инде өченче төркем - югары класстагы сабакташлар. Шуңа күрә гел үзгәреш кичереп торган коллективта, 60тан артык кеше арасында "Классташ" сүзен кем ничек кабул итә инде?..
Минем өчен, 1-4, 5-9, 10-11нче сыйныфларда укыганнар һәммәсе дә классташ. Урамнарда күрешкәндә яки "Сабантуй"ларында очрашканда без барыбыз да классташлар дип күрешәбез. Башлангыч классларда бергә укыган Чулпан, Алмаз, Альберт, Газинур, Рәмис, Гөлназ, Гүзәл, Лилияләрне күргәндә самими балачак искә төшә. Алар белән беренче кыңгырау, беренче укытучыбыз - Фәридә Рамазановна, "Әлифба" китабы, укырга-язарга өйрәнү кебек кеше гомерендә бер генә була торган хатирәләр бәйләп тора.
Ә шук, шаян яшүсмер чор исә Илдар, Булат, Азат, Земфирә, Ландыш, Римма, Рисәлә, Лилия, Әлфия, Руслан, Рифат, Ринат, Роберт, Эльмир белән бер сыйныфта укыган еллар хәтердә саклана. 10-11нче сыйныфта укыганнарны һөнәр һәм уку йортын сайлау, чыгарылыш имтиханнары тапшыру, саубуллашу кичәсе кебек истә кала торган вакыйгалар һәм яшьлек чорына аяк басу кебек хисләр бәйли. Бу яктан миңа, бары соңгы ике елда гына бер класста укыган сабакташларым Вәсилә, Пүскән авылы кызлары: Ясминә, Чулпан, Ранияләр һәм шул ук вакытта 11 ел буе аерылмыйча бер класста укырга насыйп булганнар арасыннан Гөлия, Гүзәл, Зөлфия, Гүзәлияләр якын.
Классташлар арасында 9га кадәр бергә укып аннары училищеларга киткән укучылар да булды. Кайбер вакытларда очрашулар үткәргәндә алар исемлеккә кертелми, читтә кала. Менә шундый бер классташыбыз 5 еллык очрашу вакытында: "Тугызга кадәр укыганнар кеше түгел мәллә, чакырмасагыз да килдем әле. Минем дә мәктәпне, безне укыткан укытучыларны күрәсем, классташлар белән очрашасым килде!" - дип үзенең күңелендәге хисләрен белдергән иде.
Инде мәктәбебез танымаслык булып үзгәреп бетсә дә, яңадан бер мәктәпкә җыелып аның коридорларыннан үтеп, үзебез укыган кабинетларда булып, иң мөһиме - укытучыларыбыз белән очрашып (күбесе лаеклы ялда инде), үзебезне кабаттан укучы итеп хис итәсе килә. Эх, сабакташлар, очрашыйк әле бер!!!
Ясминә Шәмсетдинова,
Норма урта мәктәбенең
2000нче елгы чыгарылыш укучысы.
Фото: http://vk.com/event45276760

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250