Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үкчә тиресен йомшарту ЫСУЛЛАРЫ

Үкчә тиресе еш кына тупаслана: корый һәм кытыршылана, кубалакланып ярыла башлый. Аны түбәндәге ысуллар ярдәмендә йомшартырга мөмкин:

1 стакан сыек сабынга яки гельгә тоз салып бутагыз да сулы табакка салыгыз. Аякларны шунда ярты сәгать тотыгыз;

1 табак суга 1–2 аш кашыгы алма серкәсе яки лимон кислотасы салыгыз. Аякларны бу катнашмага 10–15 минутка тыгып торыгыз;

5әр кашык ромашка, шалфей, 3 кашык сары мәтрүшкәне бутарга, шуңа 1,5 литр кайнап торган су өстәргә кирәк. 10 минуттан катнашманы кайнар су салынган табакка бушатыгыз. Аякларны шунда 20–30 минут тотыгыз.

Мондый процедуралардан соң үкчә тиресен махсус щетка яки пемза белән ышкып, скраб белән дә чистартырга онытмагыз. Скрабны үзлегеңнән дә ясарга мөмкин. Моның өчен әфлисун кабыгын ваклап, зәйтүн мае өстәп богатыгыз да үкчәләргә сөртегез. 20 минуттан юып төшергәч, үкчә тиресенең йомшарып, чистарып калганын күрерсез.

https://vatantat.ru/2021/07/59357/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев