Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Керемнәрне декларацияләү кампаниясе 30 апрельгә кадәр дәвам итә

1 нче гыйнвардан 30 нчы апрельгә кадәр узган елгы керемнәрне декларацияләү кампаниясе уза.

Салым декларациясен тапшыру үз милкендә өч елдан да ким булмаган мөлкәтне, кыйммәтле кәгазьләрне, устав капиталы өлешен сатудан керем алучылар; фатир, бүлмә һәм башка милекне куллануга, арендага бирүдән керем алучылар; гражданлык-хокукый характер килешүләре (ремонт, төзелеш, репетиторлык һәм башкалар) буенча керемгә ия булучылар; лотерея һәм тотализаторлар отудан табыш алучылар, шулай ук гомуми салым салу системасын кулланучы шәхи эшмәкәрләр, нотариус, адвокатлар һәм хосусый практика белән шөгыльләнүче башка затлар тапшырырга тиеш.
Кампания башланганнан алып, район салым инспекциясендә 25, 26 март һәм 11, 12 апрель көннәрендә Ачык ишекләр көне үткәрелде. Декларация тутырганда хезмәткәрләр консультациясе һәм ярдәме күрсәтелде. Шунысын да әйтү кирәк, хәзер инспекциягә бармыйча гына да декларация тапшыру мөмкинлеге бар. Әгәр дә электрон цифрлы имза булган очракта, һәр гражданин соралган документны "Декларация-2013" программасында тутырып, электрон юл белән тапшыра ала. Электрон имзаның бәясе уртача 1 мең сум тирәсе.
30 нчы апрельдән соңарган салым түләүчеләргә 119 нчы маддә буенча штраф яный, бу декларация буенча түләргә каралган сумманың соңарган һәр ай өчен 5 проценты күләмендә, әмма 30 проценттан артык түгел.

Фото: http://www.nalog.ru/rn65/taxation/submission_statements/4465414/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X