Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кондызлар урман кисә

Соңгы 10-15 елда авылда терлек саны да, хуҗалык көтүе саны да кимеде. Сарыклар асрау кыскарды. Шунлыктан, иңеш буйларында әрәмәлекләр яңарды, таллыклар үсеп чыкты.

Бер үк вакытта табигатебезнең башка җан ияләренә дә үрчү мөмкинлеге туды. Авылыбызның зур булмаган иңешләренә кондызлар (русча бобр диләр) ияләште. Алар юан һәм нечкә агачларны кисәләр, тураклыйлар, ташыйлар һәм буалар төзиләр. Ояларын буа астында ярны тишеп ясыйлар. Шунда балалар үстерәләр, үрчиләр. Гомумән, табигатьтәге һәртөрле тереклек иясе үрчергә, үзенең нәселен күбәйтергә тырыша: чүп үләннәре, болын чәчәкләре, башка төр үләннәр, агачлар һәм башкалар. Шулай ук урман-кырларда яшәүче кыргый хайваннар да үзләренең нәселен дәвам итәргә, аларны үрчетергә тырыша.
Без, кешеләр дә үзебезнең буынны дәвам итәргә омтылабыз. Яшьләр өйләнешә, гаилә кора, балалар үстерә. Табигать кануннары шундый. Дөрес, кешеләр өчен хәзерге заманда нәсел калдыру, балалар үстерү билгеле бер чыгымнар сорый. Әмма аннан куркырга кирәкми. Ходай үзе юнь бирә ул, андыйларга уйламанда ярдәм кулын суза. Табигатьтәге үсемлекләрдән, төрле тереклек ияләреннән калышмыйча, авылларыбызның яшьләре дә һәрберсе үзенең дәвамчыларын калдырырга омтылсын иде. Өйләнмичә картайган егет булып калу дәрәҗә түгел!
Түбәндәге фотолар Түнтәр авылының Тагашур авылы юнәлешеннән агып килә торган бик бәләкәй иңеш буенда төшерелде. Кызганычка каршы кондызларны эш вакытында эләктерә алмадым.
Рәфхәт Зарипов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250