Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Корал эшли, оста мактала

«Сорнай» районда авыл хужалыгы файдалануындагы! җирләре иң күп булган биш хуҗалыкның берсе.

Ә ул җирләрдән нәтиҗәле файдаланып табыш алу иң беренче чиратта техникага, аларда эшләүче механизаторларга бәйле. Узган елгы эшкә хисап җыелышында күп кенә механизаторларның исемнәре мактап телгә алынды. Андрей Егоров, Владимир Ефремов, Николай Петров, Леонид Степанов «ДТ-75», Вячеслав Моисеев, Вячеслав Антонов, Сергей Калинин, Алексей Матвеев, Геннадий Миронов, Рафис Закиров, Ранис Гафетдинов, Евгений Яковлев «МТЗ-80», «МТЗ-82» тракторларында үзалларына куелган бурычларны зур җаваплылык тоеп башкаралар. Язгы-көзге кыр эшләре вакытында зур булышлыклары тигән ветеран механизаторлар да зур хөрмәткә лаек. Вениамин Александров, Василий Кушаев, Владимир Плотников, Аркадий Калинин кебекләр терлеказыклары хәзерләүдә дә, чәчү вакытында да намуслы эш күрсәткәннәр. Хуҗалыкта эшләрнең әйбәт баруында бульдозерчы механизаторлар Аркадий Плотников, Владимир Кожевников, «Т-25», «Т-16» тракторларында эшләүче Владимир Антонов, Марсель Якупов, Әнис Мортазин, Михаил Плотников, Семен Тарасов һәм башкаларның өлеше зур. Терлек азыклары хәзерләүдә Юрий Назаров «МакДон», Вячеслав Артемьев, Николай Федотов, Леонид Бегеев, Анатолий Плотников «КСК-100» һәм «Полесье» комбайннарында тырыш хезмәт куйганнар. Игеннәрне 4 данә «Дон» (комбайнчылары Вәзыйх Яппаров, Альберт Шәрипов, Айдар Сафин, Рифат Хәлилов) һәм 1 данә «Акрос» (Илдус Хафизов) һава шартлары кыен килүгә карамастан тулысынча җыеп алганнар. Кырлардан ашлык, терлек азыклары кайтаруда, гомумән, хуҗалык эшләрендә һәрвакыт актив катнашып килгән шоферлар Рафаэль Вәлиев, Юрий Спиридонов, Александр Терентьев, Сергей Гаврилов адресына да мактау сүзләре әйтелде җыелышта.
Игенчелектә генә түгел, техника терлекчелектә дә көн саен кирәк. Хуҗалыкның тулаем эшчәнлегенә машина-трактор паркындагы югары җитештерүчәнлек зур йогынты ясый. «Сорнайда моны яхшы аңлыйлар. Комбайннарны, тагылма авыл хуҗалыгы машиналарынн кышын дөрес итеп саклауга куйганнар һәм инде аларны ремонтлауны төгәлләделәр. Токарь Рафис Гарипов, Сергей Петров, тимерче Николай Петров, эретеп ябыштыручы Тәлгать Хәбибуллин, слесарьлар Әхәт Мөхәммәтшин, Илдус Сабиров, Анатолий Иванов, Александр Силютин, Рәис Гыйльметдинов, Фарук Бәдъгыев һәм башкалар хуҗалыктагы техниканың төзек эшләвен тәэмин итүгә зур өлеш кертәләр. Җыелышта эретеп-ябыштыручы Владимир Антоновның бу өлкәдәге кайгыртучанлыгы аерым билгеләп үтелде.
«Сорнай»ның хисап җыелышында игенчелек, терлекчелек өлкәсендәге эшләр һәм проблемалар турында да конкрет сөйләшенде. Һәм күп очракта эшнең уңышы соңгы исәптә техника белән дә бәйле булып чыга. Шуңа күрә җыелышта катнашкан район башлыгы Рамил Нотфуллин да җирләрдән нәтиҗәле файдаланып югары күрсәткечләргә ирешү өчен машина-трактор паркының егәрлеген күтәрү һәрдаим игътибарда булырга тиешлеген искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250