Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Коррупция белән көрәшкә - 30 миллион сум

Татарстанда коррупциягә каршы көрәш программасына «халык экспертизасы» уздырырга булганнар.

Республикабызда яшәүче һәр кеше бу юнәлештәге эшне оештыру буенча үз тәкъдимнәрен кертә ала.
"2015-2020 елларда Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру" программасына 6 елда 30 миллион сумнан артык акча тотарга ниятлиләр. Ел саен бу 5 миллион сум тирәсе булып чыга. Бу сумма әзме әллә күпме икәнен ачыклау өчен программаны җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итәргә булганнар.
Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге җитәкчесе Алексей Панкратов сүзләренчә, коррупция күренешләрен юк итү юнәлешендә чиновниклар гына тырышлык куйса, дөрес булмас иде. Программа бу проблемага халыкны да җәлеп итүне күздә тота.
Программа буенча төп игътибар коррупцияне кисәтүгә бирелергә тиеш. Акчаларның да күп өлеше махсус журнал, методик материаллар чыгаруга, бәйгеләр, семинарлар һәм түгәрәк өстәлләр уздыруга тотылачак. Шулай ук бу темага социаль реклама булдыру ниятләнә, халык арасында социологик сораштырулар үткәрү дә күздә тотыла.
Дәүләт программасының проекты белән minjust.tatarstan.ru сайтында танышырга була. Тәкъдимнәрне исә 15 июньгә кадәр N.Shakirova@tatar.ru яки anticorrupcion.RT@tatar.ru электрон адресларына юлларга кирәк. Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Президент идарәсендә барлык идеяләрне җентекләп тикшерергә һәм иң мөһимнәрен программада чагылдырырга вәгъдә итәләр.
Чыганак: Интертат.ру
Фото: http://astmol.ru/?p=15840

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250