Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күркәмлеге сабырлыкта

Гөлфирә апа тагын китап арасына чумган. Нидер эзли, фикерләрен дәфтәр битенә төшерә, шул арада телефоннан элемтәгә чыга.

Тынгысыз җан инде ул. Планлаштырган эшен, үзенә йөкләнгән бурычын җиренә җиткереп башкарырга күнеккән. Тәрбия шундый.
Матур табигатьле Куныр авылында дөньяга килгән Гөлфирә кечкенәдән китаплар укырга ярата. «Кичен йокларга яткач фонарь белән укый идем. Әсәрне укып бетермичә күзгә йокы да керми», дип балачак истәлекләре белән уртаклашкан иде бер очрашуыбызда. Китап яратучы кыз шул чагында ук үзенең китапханәче булачагын яхшы белә. Мәктәпне тәмамлагач колхозга эшкә урнаша. Тик китапларга булган мәхәббәт кенә көннән-көн дөрләп яна. Ул чагында китапханәдә эшләгән Гыйльмулла Зәкиевның: - Сеңлем, укырга теләгең бармы? Китапханәче кирәк иде. Бәлки үзеңне сынап карарсың? - дигән сүзләре кызны канатландырып җибәрә. Гөлфирәнең, ниһаять, хыяллары чынга аша. Кыз җиң сызганып эшкә керешә. Читтән торып Алабуга мәдәният-агарту училищесында белем ала. Хезмәтеннән тәм табып эшли ул. Авыл халкын, балаларны китапка тарту юнәлешендә бик күп чаралар үткәрә. Җирлектә нинди генә чара үтсә дә, китапханәчегә мөрәҗәгать итәләр. Ә ул каршы килми, уфтанмый, риза була һәм тиешле югарылыкта башкарып та чыга. Эш урыны һәрчак тәртип, бүлмәсе гөлләргә күмелгән аның. Гөлфирә апа әйткәнчә, «китапханә үзе генә яши, иҗат итә алмый». Нәрсә генә эшләсәләр дә, нинди генә чара үткәрсәләр дә, алар клуб мөдире Разия Закирова белән аңлашып, ярдәмләшеп эшлиләр. Эшләренең нәтиҗәләре исә авылдашлары күз алдында. Гөлфирә Саттарова инициативасы белән башлангыч алган лаеклы ялга китүчеләрне хөрмәтләү кичәсе бүген матур традиция буларак дәвам итә. Шушы кичәдә сәхнәгә күтәрелгәннәрнең ничек куанганнарын күрсәгез. Хөрмәт, рәхмәт, алкышларга күмелү ничек рәхәт бит. Авылдашларына ярдәм итә, ыгы-зыгылы тормышны беразга гына оныттырып, китапханәләргә, клубларга чакырып, халыкны ял иттерә алганына куанып яши ул. Шушы хезмәт артында күпме йокысыз төннәр, гаиләдән аерылып, кеше ял иткәндә эшкә барулар булганын күп вакыт тамашачы уйлап та карамый. Китапханәченең эше җиңел, китап укып үтә дип кенә күзаллана. Әмма Гөлфирә апа гаиләсен дә, эшен дә гөл иттерүчеләрдән. Әлфинур апа өчен мәрхәмәтле килен, тормыш иптәше Рифат өчен ныклы терәк, Гөлфинә, игезәкләр Рәйханә-Рәйхан өчен кайгыртучан әни, оныклары өчен юмарт әби булган Гөлфирә апа һәрнәрсәгә шөкер итеп, булачагына өмет итеп яши. Сабырлык исә аның иң зур күркәмлеге. Менә шуның белән бәхетле дә ул.
Фото: http://www.thg.ru/technews/20071004_235000.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250