Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Куныр авылы егете Әгълә Шакирҗанов Сталинградны саклаган

Район газетасының быелгы 19 февраль санында «Сталинград сугышы» дигән язмам басылгач, шалтыраттылар:

- Рәхмәт, каһарман райондашларыбызны тагын бер кат искә алгансың. Ләкин үзебезнең районда туып-үсеп, шуннан сугышка китеп, сугыштан соң ниндидер сәбәпләр белән читтә төпләнеп калган райондашларыбыз да бар ич. Аларны да онытмаска иде, - ди.
Шундый каһарманнарның берсе - Әгълә Шакирҗан улы Шакирҗанов. 1920нче елда Кунырда туган. Сугышка кадәр Арча педагогия училищесын тәмамлап, укытучы булып эшли.
1942 елның июнендә Бөек Ватан сугышына китә. Сталинградны саклау сугышларында катнаша, сугышчан батырлыклары өчен медальгә лаек була. Җиңү көнен Берлинда каршылый.
Сугыштан соң пенсиягә кадәр Биектау районының Ямаширмә урта мәктәбендә эшли. РСФСРның атказанган укытучысы. 2002 елның 16 маенда вафат булган.
Башка районда яшәсә дә, якташыбыз Балтач белән даими элемтәдә торган. Балтачта аны яхшы белгән туганнары Асия Закирова, Котдус Әшрәфҗанов һ.б. яши.
Бу рәсемгә Әгълә Шакирҗанов 1982нче елда Балтач Сабан туена кайткач төшкән. Әгълә Шакирҗанов турында «Балтач энциклопедиясенең I томында тулырак мәгълүмат бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250