Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мин ничек татарча сөйләштем

Республика күләмендәге зур эре шәһәрләрдә традициягә кергән «Мин татарча сөйләшәм» акциясе быел Татарстанны тулысынча колачлады. Шул исәптән, районыбызда да мәгариф идарәсе тарафыннан 29нчы марттан 5нче апрельгә кадәр татар телен пропагандалау йөзеннән яшьләр арасында әлеге акция үткәрелде.

Акциягә әзерлек эшләре районыбызда март башында ук башланып китте. Әлеге чараны үткәрүнең төп максаты булып төрле милләт халыклары арасында дустанә мөнәсәбәт урнаштыру һәм дәүләт телен өйрәнүнең, татар телендә аралаша белү мөмкинлегенә ирешүнең әһәмиятен күрсәтү.
Балтач - күп милләтле төбәк. Биредә озак еллардан бирле татарлар белән бергә удмурт, рус, мари һәм башка милләт вәкилләре дә дус һәм тату гомер кичерә. Шуның өчен районыбызның мондый республикакүләм чарада катнашуы гаять әһәмиятле. Бу бигрәк тә яшь буын өчен кызыклы, чөнки бер җирлектә яшәүче төрле милләт вәкилләренең татар телендә генә аралашуы, иҗади үсеше, сәләт һәм талантларын тамашачыга бары татар телендә генә тәкъдим итүләре дәүләт теленең кулланылу даирәсен киңәйтүгә сәбәп була ала. Районыбызда Улисьял, Чепья, Кече Лызи, Урта Көшкәт авылларындагы мәгариф учреждениеләрендә шөгыльләнүче балалар, укучылар һәм укытучылар әлеге акция кысаларында үзләрен сынап кына калмадылар, ә осталыкларын һәм иҗади чыгышларын да күрсәттеләр. Акциянең шартлары турында тулырак мәгълүмат www.belem.ru порталында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250