Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Наркотикларсыз тормыш»

16нчы сентябрьдән 16нчы октябрьгә кадәр дәвам итәчәк айлык нәкъ менә шулай атала.

Районыбызда наркотиклар куллану юк дәрәҗәсендә булса да, бу чарадан читтә калу мөмкин түгел. Әлеге афәт безгә килмәде әле дип кул кушырып утырырга ярамый. Афәтне булдырмаска тырышырга кирәк. Шул уңайдан районда күпсанда чаралар үткәреләчәк. Айлык бүген, ягъни 18нче сентябрь көнне «Без тормыш яклы» дигән чара белән башланып китәчәк. Мәдәният үзәгендә мәктәп укучылары өчен наркотикларга каршы төшерелгән фильм тәкъдим ителә, белгечләр чыгышы, фикер алышулар булыр дип көтелә. Әйтер сүзе, теләге булганнар ай дәвамында «Ышаныч ящиклары»на мөрәҗәгатьләр яза, шулай ук 2-62-44(прокуратура), 2-43-46 (полиция бүлеге), 2-52-49 (табиб-нарколог) телефон номерларына шалтырата ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250