Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әнием — күз нурым

Һәркемгә үз анасы газиз. Миңа да әнием бик кадерле. Аны якынлашып килүче Әниләр көне белән котлыйм, исәнлек, саулык телим.

Әнием 1974нче елның ЗОнчы октябрендә Нөнәгәр авылында Хәбибрахмановлар гаиләсендә беренче бала булып туган. 9 ел укыгач фермага сыерлар саварга төшкән һәм 6 ел буе намуслы хезмәт иткән. Малмыжда һөнәри белем алгач, Балтачта пешекче булып эшләгән. Бер эштән дә курыкмаган ул. Сеңлесе белән йортта­гы барлык ир-ат эшләрен башкарганга аларны Тәнвирә «малайлары» дип тә йөрткәннәр. 1999нчы елда Смәел авылына килен булып төшкән. Бүгенге көндә әнием мәктәптә техник хезмәткәр булып эшли. Ул үз эшенең остасы. Әнием бик тырыш, гадел кеше. Һәр эшне пөхтә итеп башкара. Тәмле ризыклар пешерә, бәйли, тегә, чигә. Авырып китсәк тә төннәр буе йокламыйча безне саклап чыга, шифалы үләннәр белән дәвалый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250