Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Норма авылында – ювелир... тимерче остаханәсе

Балтачлылар әле хәтерли торгандыр: моннан берничә ел элек район үзәгендә ювелир әйберләр ясый, ремонтлый торган мастерской бар иде.

Соңгы вакытта ул юкка чыкты. Юк, югалмаган, фәкать урынын үзгәрткән икән. Бистәнең Норма башындагы "Радик" кибетендә икенче каттагы бер бүлмәгә күченгән.
- Мин - Арча егете. Балтачка бер килдем дә, ошаттым. Биредә тыныч, тәртип, уңайлы. Уйладым да, үз эшемне башларга булдым. 2009 елдан бирле эшлим. Алтын, көмеш эшләнмәләр ремонтлыйм, ясыйм, өзелгән чылбырларны ялгыйм, кашлар куям, иске йөзек, балдак, алкалардан клиентлар кушкан яңаларын ясыйм. Заказлар бик күп димим, әмма үз көнеңне күрергә, гаиләңне яшәтергә була, - ди Мөдәррис Шәрипов.
Ә заказларны җаның теләгән төрдә бирергә була. Эшләнмәләр каталогы шактый калын. Инде үзенең даими клиентлары да бар.
Бик вак, җентекле эш булудан тыш, биредә сөрем, полировка исе дә шактый мулдан. "Бу шул ук тимерче эше бит инде, мин фәкать кыйммәтле металл белән генә эш итәм", - ди Мөдәррис.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250