Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Норма-Лызи" автобус маршрутында үзгәрешләр булмаячак

Редакция янындагы күперне төзекләндерү эшләре бару сәбәпле юл ябылса да, Норма - Кече Лызи автобус маршрутында үзгәрешләр булмаячак.

Редакция янындагы күперне төзекләндерү эшләре башлану турында хәбәр иткән идек инде. Төзелеш эшләре бары тик сентябрь башына гына тәмамланачак, дип белдерә әлеге эш өчен җаваплы булган башкаланың "Волгодорстрой" оешмасы.
Ремонт эшләре "Норма-Лызи"маршруты хәрәкәтенә комачаулык тудырмасмы? Бу хакта автовокзал җитәкчесе Мөнир Сабиров менә нәрсәләр ди:
- Маршрут гадәттәгечә хәрәкәт итәчәк. Норма ягыннан килүчеләр редакция янында икенче автобуска гына күчеп утырачак. Беренче автобуста сатып алган билет икенчесенә күчеп утыргач та гамәлдә булачак. 11.50 - 12.45 кадәр исә маршрут төшке ялга туктый.
Фото: http://tomsk.bezformata.ru/listnews/gibdd-voditel-marshrutki-8-raz/12498615/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250