Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Пенсия ни өчен артмый?” диючеләр игътибарына

«Бөтен документларны тапшырганнан соң район Пенсия фондында пенсия артачак дип әйткәннәр иде. Тик үзгәреш булмады. Ни өчен икән?», дигән шалтырату булды редакциябезгә.

Әлеге кеше исем-фамилиясен әйтергә теләмәгәнлектән аның пенсиясе ни өчен артмаганның сәбәпләрен дә төгәл әйтә алмыйбыз. Ләкин түбәндәге мәгълүмат һәркемгә кызыклы булыр мөгаен.

1 февральдә булган индексацияләү Пенсия фондында булган персональ исәп мәгълүматларында 2015 елның 30 сентябренә эшләмәүче булып исәптә торучы пенсионерларга гына кагыла. Арту күләме 4 %ны тәшкил итте.

Әгәр дә пенсия алучы шәхси эшмәкәр, нотариус яки адвокат буларак 2015 елның 31 декабренә кадәр (бу вакыт фонд идарәсендә булган мәгълүматка бәйле) пенсия фондында исәптә тора икән, ул да эшләүче булып санала һәм аның да пенсиясе артмый.

Эшләүче гражданнар турындагы мәгълүмат эш бирүчеләр тапшыра торган отчетлар нигезендә Пенсия фондында туплана һәм югарыда әйтелгән вакытта, ягъни 2015 елның 30 сентябре белән бетә. Әгәр пенсия алучы 2015 елның 30 сентябреннән соң эштән киткән булса, бу хакта Пенсия фонды идарәсенә гариза һәм эштән азат ителүе турында язылган хезмәт кенәгәсенең күчермәсен тапшырырга тиеш була. Бу очракта пенсия гариза кергән айдан башлап түгел, ә киләсе айдан башлап исәпләнәчәк.

Эштән туктаучы пенсионерлар бар икән, алар бу хактагы мәгълүматны Пенсия фондына быелның 31 маена кадәр китерергә тиешләр. Ә инде бу датадан соң мәгълүматларны китерүнең кирәге калмый, чөнки Пенсия фонды органнары, яңача тәртип буенча, 2016 елның 1 июненнән башлап, эш бирүчеләрнең ай саен тапшыра торган отчетларыннан кешенең эшләвен-эшләмәвен автомат рәвештә күрә алачак. Һәм пенсия моңарчы билгеләнгән барлык индексларга тапкырланып, киләсе айдан арттырылып түләнә башлаячак.

1 февральдән аерым категория гражданнарга билгеләнгән Айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) 4% артты.

Дәүләт пенсияләре, социаль пенсияләр пенсионерның эшләвенә-эшләмәвенә карамаячак. Мондый пенсияләрнең артуы 2016 елның 1 апреленнән планлаштырылган.

Август аенда гадәттәгечә эшләүче пенсионерларның пенсияләре иминият кертемнәрен исәпкә алып, пенсия баллары кулланып арттырылачак. Бу очракта ул 3 баллдан да артмый.

Әлеге мәгълүматларны район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Алсу Сафина җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250