Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Риза булсаң, сиңа минем белән эшләргә туры килер!» — дип каршы алган Дамир абый Габдрәхманов истәлекләре

- 1976 елның августы иде. Ике ел ветеринария табибы булып эшләгән Фатыйх Сибгатуллинны «Правда» колхозына рәис итеп алдылар.

Ул үз урынына ветеринария институтын кызыл дипломга тәмамлаган Марат Әхмәтов исемле егетне тәкъдим итте. Килеп карасын, минәйтәм. Үзен ничек каршы алганымны Марат Готович минем 60 яшьлек юбилейда менә болай сөйләгән иде: «Килдем. Кердем. Зур гына кабинет. Түрдәге өстәл артында кечкенә генә бер абый утыра. «Энем, риза булсаң, сиңа минем белән эшләргә туры килер. Әгәр дә иртәдән кичкә кадәр фермада пычрак һәм б.. ерасың килсә, амбарга мен дә, халат белән бутый яздырып ал. Берәр генә җитмәс, икешәрне ал», - ди бу шактый усал гына.
Әллә риза булмаска, калмаска инде дип уйлаган идем шул чакта. Тукта, булмаса, эшләп карыйм дип кенә калдым...».
Калам дигәч, фатирга урнаштырдык, «Урал» мотоциклы бирдек, кыш көне үзе теләгән атны сайлап алырга куштык. Әйбәт кенә эшләп китте, терлекчеләр дә, белгечләр дә ошатты үзен. Практик тәҗрибәсе булмаса да, баш ветеринария табибы итеп билгеләдек, оттырмадык, эшеннән канәгать булдык. Күңел биреп, яратьп эшләде. Ул чакта ук оста оештыручы иде. Терлекчеләр гозерен безгә җиткереп торды, орыша-тирги башласаң да, аларны гел яклый, үз сүзен әйтә иде.
Бик актив булды. Оста гармунчы, оста җырчы иде - авыл яшьләре арасында шуның белән дә хөрмәт яулады. Бездә баш бухгалтер урынбасары булып эшләүче Миләүшә белән гаилә кордылар, Хәсәншәехка барып, туйлар үткәрдек әле. Сәләтен, хезмәтен тиз күрделәр. Безнең хуҗалык алдынгы иде, эшләргә мөмкинлеге дә, шартлары да булды.
24 яшендә «Алга»га рәис итеп алабыз дигәч тә, яшь әле, азрак тәҗрибә тупласын димәдем, белгечләргә аяк чалу гадәтем булмады. Районда бу яшьтә рәис булган мәрхүм Рим Зарипов кына (аны 23 яшендә куйдылар) бар иде. Ул чор өчен феноменаль әйбер иде бу. Ә бит икесе дә нинди җитәкчеләр булдылар!
Әле аннан соң да бергә эшләргә туры килде. Мин район Советы башкарма комитеты рәисе булып эшләгәндә Марат Готовичны КПСС райкомының икенче секретаре итеп сайладылар. Ул беренче секретарь, башлык булып эшләгән чорда да төрле җитәкче урыннарда эшләдем. Аңлашып эшләдек, матур эшләдек.
Мин чын күңелемнән аны юбилее белән котлыйм, уңышлары, ирешкән биеклекләре өчен ихлас сөенәм, беренче хезмәт күнекмәләрен минем кул астында үтүенә горурланам. Алга таба да зур уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев