Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рәсәйдә «Зебрага ау»

Рәсәй территориясендә җәяүлеләрнең куркынычсызлыгы киеренке халәттә кала бирә.

Хәзерге вакытта Рәсәй Федерациясе территориясендә Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе җәмәгать оешмалары белән берлектә «Зебрага ау. Бөтенрәсәй җәяүлеләр рейды» дигән акция үткәрә. Аның максаты булып юл аркылы җәяүлеләр чыгу урыннарында күзәтелгән җитешсезлекләрне исәпкә алу һәм бетерү тора. Акция кысаларында беренчел игътибар халыктан һәм җәмәгать оешмаларыннан кергән хәбәрләргә, җитешсезлекләр турындагы мәгълүмат чараларына биреләчәк. Кимчелекләр кыска вакыт аралыгында юкка чыгарылачак. Юл аркылы җәяүлеләр чыгу юлларын һәркем күзәтә ала. Юлдагы кимчелекләрне фотомәгълүмат белән исбатларга да, шулай ук www.rpolice.ru сайтына кереп, юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен көчәйтүне тәкъдим итеп һәм башка фикер-тәкъдимнәр яки каршылыклы уйлар белән «Зебрага ау» («Охота на зебру») акциясенә юлларга да була.
Район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев