Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Салавыч чабышкылары Сабантуйны көтә

2005 елда, элекке рәис Рамил Нотфуллин инициативасы белән булдырылган нәселле атлар бүген бу хуҗалыкның чын горурлыгы, аларны башкалардан бер башка өстен итеп күрсәтә торган бер тармак.

Дөрес, табышлы тармак түгел бу, әмма әле бит матди кыйммәтләрдән дә өстен нәрсәләр бар. Бәхеткә, бездә моны аңлаучы җитәкчеләр, белгечләр бар.
Бүген инде хуҗалыкта нәселле атлар "телен" аңлый торган, иртәнге җидедән кичке алтыга кадәр шулар арасында мәш килә торган чын фанатлар бар. Марсель Шәфигуллин, Рәмис Галимҗанов, Рушан Латыйпов, Рафис Сибгатуллиннар үзләре данлыклы жакей да, үзләре атларны ашатучы, тәрбияләүче, чистарту-юындыручы да. Ат яратмаган кеше, мөгаен, моның кадәр нагрузкага түзмәс тә иде.
Янәшәләрендә киңәш-юнәлеш бирүче, һәрдаим кызыксынып-ярдәм итеп торучы зоотехник Илдар Фатыйхов, рәис Айнур Нотфуллин, аның ярдәмчесе Рафис Галимуллин, ферма мөдире Ленар Мөхәммәтҗанов... - нәзберек, күп игътибар сорый торган атлар күз явын алырлык чабышкыларга әйләнсен өчен бик күп кешенең тынгысыз хезмәте кирәк шул.
Ә атлар инде Сабантуйны көтә, авырлык ташлый, төрле дистанцияләрдә узышырга әзерләнә, диләр. Башка елларда Пегас, Кавалер, Парк, Ландыш, Лачын исемле чабышкылары белән танылган татарстанлыларга бу Сабантуйларда да уңышлар телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X