Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сез сайлауга бардыгызмы?

14 сентябрь көнне Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар булып узды. «Ә сез сайлауга бардыгызмы?

Сер булмаса, кайсы партияне һәм кемне сайладыгыз? Ни өчен?» - Газета хәбәрчебез берничә кешегә шундый сораулар белән мөрәҗәгать итте.
Дания Кәлимуллина - Нөнәгәр:
- Мәрхүм ирем эчкерсез, чын коммунист иде. Партия члены булмасам да, мин дә шуның йогынтысында яшәдем. «Бердәм Россия» партиясенең сәясәте миңа әнә шул елларның дәвамы кебек тоела. Халыкка иң якын, иң ышанычлысы дип, әнә шул партияне сайладым.
Резидә Зарипова - Балтач:
- Мин бит бистәдәге 1090 нчы номерлы сайлау комиссиясе рәисе. Безнең участок нәкъ үзәктә, бар халыкның игътибары төшә торган урында. Килгән-киткәннәр дә иң элек безгә керде. Шунысы күңелне сөендерә: «ЧП»лар, моң-зарлар булмады, халык та бик актив катнашты. 97 процент сайлаучы тавыш бирде. Студентлар да кайтты, кайта алмаганнары алдан килеп сайлады. Өлкәннәр болай да актив иде инде алар, ә менә яшьләрдә активлык арту зур яңалык.
Нәҗип Әминов - Балтач:
- Без «Бердәм Россия» партиясен сайладык. Бүген иң кадерлесе булган тынычлык, стабильлелек, алардан тыш, ни генә дисәк тә, соңгы елларда старт алган күп төрле хөкүмәт программалары... - алар инде сүздә генә түгел, күбесе, ниһаять, Балтачыбызда да тормышка ашырыла башлады. Хөкүмәт җитәкчелеге үткәргән бу сәясәт «Бердәм Россия» курсы белән туры килә. Менә шуңа күрә дә тавышыбызны бу партиягә бирдек.
Дамир Габдрахманов - Балтач:
- Партияләр арасыннан тавышымны «Бердәм Россия»гә бирдем. Авторитетлы җитәкчеләребез булганда, бу партиянең авторитеты төшмәс дип саныйм. Ә бер мандатлылар арасыннан Вагыйз Минһаҗевны сайладым. Соңгы елларда бу кеше турында шактый тискәре сүзләр дә ишетелсә дә, мин үзем аны мәктәп укучысы чагыннан беләм. Ничек эшләгәнен, үз тырышлыгы белән күтәрелгәнен беләм. Аның авыл хуҗалыгын, авылларны үстерергә куйган хезмәтләрен сызып ташларга ярамый. Ул ышанычыбызны аклар дип ышанам.
Рамазан Фәрзиев - Иске Салавыч авылы:
- Совет чорында Коммунистлар партиясе безне әйдәүче көч булды. Бүген бу рольне «Бердәм Россия» көчләре үз кулында тота. Хөкүмәт җитәкчеләре авыр кризис чорларында да халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән әллә никадәр программалар кабул итте. Татарстаныбыз, Балтачыбыз да үзенең матурлыгы, төзеклеге, стабильлелеге белән аерылып тора. Менә шушы уңышларыбыз дәвамлы булсын, власть, идарә очраклы кешеләр кулына күчмәсен, ил-көннәребез имин булсын дигән теләк белән сайладык «Бердәм Россия» партиясен.
Фаварис Галиев - Смәел:
- Мин 1969-1991нче елларда КПСС члены булдым. Әле дә партбилетым исән, «Россиянең атказанган агрономы» таныклыгы белән янәшә саклана. Бүгенге «Бердәм Россия» партиясе белән икесе арасында зур каршылык, аерма күрмим. «Бердәм Россия»нең бүгенге җитәкчеләре дә бит Коммунистлар партиясендә тәрбияләнгән кешеләр. Шуңа күрә алар үткәргән сәясәт тә охшаш. Шунысы гына бар: берсе - дәүләт партиясе, икенчесе үз көче белән яши. Бер мандатлылар арасыннан тавышымны Илдус Гарифуллинга бирдем. Ышанычлысы идем. Мин үзебезнең участокта күзәтүче дә булып утырдым, өйләргә барып сайлатучылар белән өйләргә дә йөрдем - бернинди закон бозулар күрмәдем.
Фото:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250