Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сезгә күптән түгел чыккан яңа китаплар тәкъдим итәбез

Вахит Имамов. Җидегән

Танылган язучы Вахит Имамовның әлеге җыентыгына төрле елларда иҗат ителгән күләмле әсәрләре туплап бирелде. Соңгы елларда В. Имамов тарихи романнар авторы буларак танылса да, әдәбият мәйданына аяк баскан чорда ул үзенең лирик повестьлары белән дә киң катлам укучыларының мәхәббәтен яулап алган иде.
Дамир Гыйсметдин - Боҗра буйлап
Укучыга юмористик һәм сатирик хикәяләре, публицистик язмалары, популяр җыр текстлары аша яхшы таныш язучы Д. Гыйсметдин бу китабында «Боҗра буйлап» бәянын, яңа хикәяләрен һәм журналист язмаларын тәкъдим итә.
Балачак энциклопедиясе: бишенче китап
Чит ил һәм рус язучыларының портретларын, күренекле әсәрләрен үз эченә алган, төсле рәсемнәр белән бизәлгән "Балачак энциклопедиясе"нең бишенче китабында кырык өч язучының иҗат үрнәкләре тәкъдим ителгән.
Флёра Тарханова. Карлыган белән чия
Китапка шагыйрәнең иң яхшы шигырьләре һәм табышмаклары тупланган. Укучылар шигырь геройлары белән бергә кызыклы хәлләргә очрый, тирә-юньне танып белергә өйрәнә, ә шигъри табышмаклар балаларның уйлау, фикерләү сәләтен үстерә.
Хәбир Ибраһим. Төпчек малай маҗаралары: балалар һәм яшүсмерләр өчен пьесалар
Биредә язучының балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган "Канатлы бозау", "Калай әтәч", "Ак Барс маҗаралары" һ.б. пьесалары урын алган.
Фото: http://matbugat.ru/news/?id=9501

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250