Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Шигырь конкурсы

Ни кызганыч, республика күләмендә балалар һәм яшьүсмерләр белән бәйле булган юл-транспорт һәлакәтләре гел булып тора.

Агымдагы елның 3 аенда гына да балалр катнашы белән 74 һәлакәт теркәлеп, анда 5 баланың гомере өзелде, ә 91 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Автомобильләрдә балалар өчен иминлек каешлары, махсус утыргычлар яки креслолар булу шарт дип гамәлгә керсә дә, бу эшкә салкын караучы әти-әниләр шактый. Аңлату эшләре дә көтелгән нәтиҗәне бирми. Әти-әнинең бала иминлегенә булган бу салкын карашы бернинди кысаларга да сыймый. Хәлак булучы балаларның бишесе дә пассажир булган. Шуларның дүртесе махсус креслога утырмаган яки иминлек каешын эләктермәгән балалар. Җәй җитүгә урамнарда җәяүле, велосипедта, мопедта йөрүче балалар саны арта. Балаларның да, әти-әниләрнең дә игътибарын арттыру ниятеннән 10 майга кадәр Балтач юл хәрәкәте инспекциясе һәм юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе тарафыннан 1-11 класс укучылары арасында шигырь конкурсы оештырыла. Темалар: җәяүле, велосипедсит, пассажир. Шигырьләр 5 куплеттан да ким булмаска тиеш. Шигырьләрне Балтач бистәсе, И. Сәлахов урамы, 8/1 йорты адресы буенча ЮХИДИ га җибәрүегез сорала.
Фото: http://saroblnews.ru/news-archive/i27885-v-saratove-zaregistrirovano-62-dtp-s-uchast

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250