Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Су ташуга әзерлән

Һәр елны сулар эреп акканда,елгада бозлар кузгалганда, кеше күӊеле дә кузгала, нидер көтә, ымсына, юксына.

Табигать баласы буларак кеше дә яӊарышка,үзгәрешкә әзерләнә. Әммә шушы матур вакытта күӊелне борчый, тормышны җайсызлый торган вакыйгалар да булгалый. Сүз язгы ташу турында. Кайбер кешеләргә бу турыдан-туры кагылмаса да, Кариле һәм Салауч, Яӊгул һәм Борнак, Чутай һәм Көшкәтбаш һәм елга кырыйларына утырган авыл кешеләренә бу табигать әфәте яхшы таныш. Балтач бистәсенеӊ Нариман, Тукай, Комсомол урамында яшәгәннәргә дә язныӊ бу «бүләгеннән» ел саен саллы гына өлеш чыга. Язгы ташу матур күренеш булса да, һәр хуҗалык, һәр оешма моӊа ныклап әзерләнергә тиеш. Капка төпләрендә, каралты-кура кырыйларыннан су ага торган юллар ясарга вакыт. Соӊыннан, күршем су юлы казымаган, шуӊа гына минем хуҗалыкны су басты дип, күӊелсезләнеп йөрергә туры килмәсен. Бер булып, бер-беребезне аӊлап һәм үзебездән тиеш булганын башкарсак, яз безнеӊ тормышны бизәр генә!
Фото: http://akak.ru/recipes/17412-kak-podgotovitsya-k-vesennim-pavodkam

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250