Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Таләп бозсаң...

Шәхси хуҗалыкларда янгыннарны киметү максатыннан, Балтач районы янгын күзәтчелеге бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан ел әйләнәсе төрле профилактик чаралар үткәрелә.

Профилактик чаралар вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләре аңлатыла, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очраклары ачыклана. Агымдагы елның бүгенге көненә янгын күзәтчелеге бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан 32 мәртәбә халык белән очрашып, сөйләшүләр үткәрелде, 483 шәхси хуҗалыкта янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше тикшерелде, 486 кешегә янгын куркынычсызлыгы турында инструктаж үткәрелде, авыл җирлекләреннән һәм халык күп йөри торган урыннарда төрле формадагы искәрмәләр таратылды.
Алга таба да профилактик чаралар үткәрү дәвам итәчәк. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучылар административ җавапка тартылачак.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250