Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарча да яхшы бел, удмуртча да...

Гөлнараны мәктәп елларыннан беләм. Әле укучы чагында ук редакциябезгә матур язмаларын җибәрде.

Еллар үтеп, журналистика факультетына укырга кергәч тә, практикаларын бездә үтте. Тере, ачык, мөлаем кыз бала булып истә калган.
Университетта бары тик "бишле" билгеләренә генә укуын, иң мөһиме, каләме, үз стиле булуын белгәнгә, бу кыз баланың журналистика "диңгезе"ндә югалып калмасына ышанычым зур иде. Әле дә, әгәр язмыш сукмаклары башка юлдан алып китмәгән булса, моның шулай булачагына иманым камил.
Тормыш мәшәкатьләре бит: бер чорда Гөлнара белән элемтәләр өзелгән иде. Моннан берничә ел элек элекке универмагта урнашкан базарның подвалында балаларга кием сайлыйм. Ягымлы гына яшь сатучы: "Гөлсинә апа", - дип мәш килә, киңәшләр бирә. Ул чакта да сорамадым, аннан соң да. Ә берчакны түзмәдем: "Сез мине каян беләсез?" - минәйтәм. Баксаң, Гөлнара икән!
-Син Балтачка кайтырга тиешле кыз түгел идең бит, монда нишлисең? - дидем.
Үпкәләмәде. Киресенчә, бар дөньяны балкытып елмайды да: "Укып бетергәч, тормышка чыктым бит мин, Балтач егете Булатка, өр-яңа өй җиткердек, үз өебез белән яшибез, ике кызыбыз бар, бакчага йөриләр, - диде. - Балтачка кайтуыма үкенмим, бик бәхетлемен. Кызганычка, яратып укыган һөнәрем буенча эш кенә булмады, редакциягә бер генә кереп карадым, урын юк иде, бәлки Сабадагы кебек телестудия ачылыр, тирә-як районнардагы кебек радиостудия киңәер дип уйлаган идем дә... Насыйбы шулай булгандыр. Бу эшемне дә бик яратам. Көне буе төрле кешеләр белән аралашасың...
-Ә иҗат?
-Шигырьләр язам мин. Үзем өчен генә. Өч калын дәфтәр тутырдым инде.
Шул урында әңгәмәбез өзелде. Бер егет килде дә, Гөлнарага удмуртча эндәште. Икәүләп удмуртча сөйләшә-сөйләшә егеткә чалбар сайларга керештеләр. Тын да алмый, аптырап, Гөлнараны күзәтәм. "Фамилиясе Кәлимуллина иде, әнисе удмурт булгандыр инде", - дип уйладым. Юк икән шул! Гөлнарабыз чеп-чи татар кызы - үзлегеннән удмурт телен өйрәнгән булып чыкты! Без инде район удмуртларының безнең телдә иркенләп сөйләшүләренә ияләшсәк тә, үзебез алар телендә барлы-юклы бер-ике сүз генә беләбез шул.
-Өйрәнүе бер дә авыр булмады, аның каравы, хәзер районның барлык удмурт авылларында дусларым бар, гел шалтыратышып, сөйләшеп торабыз. Һәркемнең үз теле кадерле бит, удмуртча өйрәнүем аркасында "ноктам"да сатып алучыларым да артты - бөтен таныш удмуртларым миңа килә, - ди ул, көлеп.
Анысы, бер аралашкан кешенең Гөлнара янына үз итеп йөрүе аның ачык йөзле, тәмле сүзле булуыннан, билгеле. Тел белүе нәтиҗәсе генә түгел диюем.
-Балтач мәктәбендә мин рус классында укыдым, татар журналистикасына укырга кердем, мәктәптә инглиз телен яратып өйрәнсәм, университетта француз телен укыдым, ә удмуртчага базарда өйрәндем. Дүрт еллап сөйләшәм инде, хәзер менә марича өйрәнә башладым...
Килешәсездер: сәләтле кеше кайда да югалмый. Һәм ул һәр ситуациядә үзенә тугры булып кала. Бүген базарда кешеләргә шатлык өләшүче Балтач кызы Гөлнара да, әнә, күңеле кушканча яши. Биш телдә сөйләшә-аралаша белгән ханым алтынчы телен өйрәнә, нәрсәгә ул миңа, дими. Бердән, кызыксынуы көчле, икенчедән, башкаларны хөрмәт итә белә. Әйтәм бит, шәп журналист чыга иде аннан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250