Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстан ЮХИДИ идарәсе, һава торышы бозылу сәбәпле, ерак сәфәрләргә чыгудан тыелып торырга киңәш итә

Бүген кич, иртән һәм төнлә һава шартлары начарлануы көтелә.

Бүген - 4нче февральдә кич, шулай ук иртәгә төнлә һәм иртән Татарстанда һава шартлары бозылуы фаразлана. Буран булы көтелә, юлларда - кар көртләре, кар "ботка"сы, бозлавык.
Шул сәбәпле, ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе автомобильчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген искәртә, игътибарлы һәм сак булырга киңәш итә.
"Юлларда катлаулы метеорогик шатларда машина йөртүчеләр юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итә торган тизлек сайларга тиеш. Куркыныч маневрлардан тыелып тору кирәк, бигрәк тә каршы полосага чыгудан", - дип белдерә Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре.
Моннан тыш, республика ЮХИДИ идарәсе автомобильчеләргә һәм пассажирларга куркынычсызлык каешларын эләктерергә кирәклеген искәртә. Автомобиль салонында 12 яшькәчә балалар махсус утыргычта булырга тиеш.
Ерак сәфәрләргә чыгудан мөмкин кадәр тыелып тору сорала, дип хәбәр итә «Татар-информ".
Фото: http://www.chelnyltd.ru/avto/gibdd_tatarstana_prizivaet_vozderzhatsya_ot_poezdok_iz-za_meteli

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250