Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда бер гаилә сөрем газы белән агуланган

Гадәттән тыш хәл шәхси йортларның берсендә була. Ир белән хатын һәм аларның нәни баласы агуланган.

Төнлә Татарстанда сөрем газы белән агуланган кечкенә балалы гаиләне хастаханәгә салганнар. Бу турыда ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр дип яза "Татар-информ".

ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, төнлә икенче егерме минутта Зәй районының Суык-Чишмә авылындагы шәхси йортларның берсендә гаиләнең ис газы белән агулануы турында хәбәр килгән.

29 яшьлек ир-ат, аның 27 яшьлек хатыны һәм өч яшьлек баланы Зәй районы үзәк хастаханәсенә озатканнар. Аларның өчесенең дә хәле уртача авырлыкта.

Әлеге гаилә йортта морҗа бозлану аркасында табигый һава алмашы бозылуы сәбәпле агулануы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Зәй прокуратурасы тикшерү башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газ белән агуланган сөрем газы