Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда яшәүчеләр автомәктәпләрдә хокук бозулар турында кайнар линиягә аноним рәвештә хәбәр итә алалар

Хәбәрләрне социаль челтәрләрдә мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының рәсми төркемнәренә җибәрергә мөмкин.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында республиканың автомәктәпләре эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр буенча кайнар линия ачылды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кайнар линиягә автомәктәпләр эшендә хокук бозуларга, закон бозуларга юлыккан һәркем мөрәҗәгать итә ала. Мәсәлән, гамәли дәресләр билгеләнгән сәгатьләргә караганда азрак; бер автомәктәптә укыдык, ә уку узу турында сертификатны икенчесендә алдылар; теория яки практика буенча сыйфатсыз укыту белән очраштык», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Хокук бозулар турында 8-987-411-64-63 кайнар линия телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк. Моннан тыш, «ВКонтакте» рәсми төркеменә, Instagram, шулай ук Landysh.Ahmetova@tatar.ru электрон адресына хәбәрләр язарга мөмкин

Ведомствода хәбәрләрнең аноним булу гарантияләнә, дип ышандырдылар.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайнар линия автомәктәп