Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тавыклар үҗәтлеген адәм баласына бирәсе иде

Бәхетебез тавыклардан булды. Яңа нигезгә күченеп килгәч, язын түтәлләр ясап куешка ук күрше тавыклары кереп тар-мар итте.

Алдагы елларда инде үзебезнекеләр теңкәгә тиде. Ул чакларда тавыкларның үҗәтлегенә шуның кадәр игътибар итмәдем. Чөнки хуҗалыгыбыз койма белән әйләндереп алынмаган иде әле. Инде хәзер коймалар да бар, тавык керер тишек тә калмады, юкса. Әмма алар һаман һөҗүм итә. Кардага ябып та карадык, кай арада, кайдан чыга диген, мизгел эчендә түтәлне актарып ыргыта. Матур гына баш калкыткан сарымсак түтәленнән быел да җилләр исте. Ә беркөнне махсус күзәтеп тордым, янәсе кайдан чыгалар икән. Гәүдәсе сыярлык тишек тапмагач, очып чыкты тавыкларым һәм җайлап кына гадәттәге эшенә кереште. Сукрана-сукрана тавыкларны ябып, һәрберсенең канатын кистем. Шунсыз булмады. Минәйтәм, еш кына тәвәккәллек җитмичә кирәк әйберне дә сорарга кыймый торганда тавык үҗәтлеге кирәк икән ул, җәмәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250