Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Торак-коммуналь хезмәте күрсәтү идарәсе кызлары тырышлыгы белән бистәбез урамнары матурлана

Көннән-көн бистәбез урамнары матурлана, ямләнә бара.

Баштарак шомырт, алмагач кебек җимеш агачлары чәчәккә ктөренеп урамнарыбызны ямьләндереп утырсалар, хәзер торак-коммуналь хезмәте күрсәтү идарәсе кызлары тырышлыгы белән утыртылган чәчкәләр тирә-якка яӊа ямь өсти. Булдырдылар кызлар, үзәк урамнардагы барлык клумбаларга аллы-гөлле чәчкәләр утыртып чыктылар.
Әммә кеше хезмәтен санга сукмаучылар, аӊа төкереп караучылар бар икән арабызда. Утыртылган чәчәкләрнең шактые төн эчендә инде «аякланган», алар урынына яңаларын утыртырга туры килгән.
Хөрмәтле райондашлар, кеше тырышлыгы белән тудырылган табигать матурлыгын бәяли, саклый белсәк иде. Алда күркәм милли бәйрәм - Сабан туе, кайткан кунаклар алдында да, гомүмән үзебез өчен оялырга туры килмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250