Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Улисьял авылы

«Бүгенге көндә район җирлегендәге бердәнбер мари авылы.

Арбор елгасына төшә торган кечкенә генә инешнең ике ягына, түбәнлеккә урнашкан. Ул район үзәгеннән 30 км төньякта.
Мари авылларының иң зур күпчелегенә хас булганча, авыл зур түгел, юллардан читтә, табигатьнең үзенчәлекле матур урынында. Авылга XVII гасырда нигез салынган. Авыл 1924-1930 елларда Арбор волостена кергән. XVIII гасыр азагыннан Вятка губернасының Малмыж өязе Сизнер волостенда, XX гасыр башыннан - Чепья волостенда. Хәзерге көндә «Куныр авыл җирлеге» муниципаль берәмлегендә.
Эчкерсез, шигъри җанлы мари халкының районыбыздагы кечкенә утравы булган Улисьял авылы кешеләре киләчәккә ышаныч белән үзләренчә матур итеп яшиләр».
Балтач энциклопедиясе. II том.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250