Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яхшылап сакласаң гына

Елның-елында районыбызда берничә күпкатлы йортка капиталь ремонт үткәрелә. Быел исә Кариленең Заһидуллин урамындагы беренче һәм сигезенче йортларда төзекләндерү эшләре башкарыла.

Капиталь ремонт дигәч күз алдына иң элек матур күлмәк «кигән» күпкатлы йортлар килеп баса. Әмма еш кына шул матурлыкка да халык тарафыннан ризасызлык ишетергә туры килә. Нигездә капиталь ремонттан тулаем канәгать булганнар сирәк. Һәрнәрсәдән гаеп табу безнең канга сеңгәндер инде ул.
Бүгенге көндә безнең районда 54 күпкатлы йорт бар. Шуларның 6сы авария хәлендә. Калган 48 йортның 45е - Балтач «Идарәче компаниясе», ә 3се Чепья торак милекчеләре ширкәте (ТСЖ) карамагында. Бүгенге көндә 24 йортка капиталь ремонт ясалды, быел исә икесе төзек-ләндерелә. Заһидуллин урамындагы беренче йортта ремонт эшләрен «Юмарт» җәмгыяте башкара. Биредә җиде төрле эш башкарылган инде. Түбә ремонты, фасадны җылыту, салкын су һәм канализация үткәрү, электр белән тәэмин итү, подъезд ремонтлау, йортны сайдинг белән тышлау эшләре тәмам. Бары җылыту системасын төзекләндерү, подъезд алдына брусчатка җәю, отмостка эшләре генә калып бара. Беренчесе исә җылыту сезоны беткәч башкарылачак. Заһидуллин «1»дә яшәүчеләр башкарылган эшләрдән, нигездә, канәгать, бары җылыту системасын ремонтлаган вакытта аны үзгәртү кирәк, система дөрес эшләми диләр. Халык шулай ук ремонт вакытында фатир тәрәзәләрен дә пластикка алыштырырга тели, әмма сметада каралмаганлыктан бу эш башкарыла алмый, дип аңлатты Фәрит Ибраһимов.
Заһидуллин «8»дәге ремонт эшләренә «Стройсервис» оешмасы җаваплы. Биредә 632 квадрат метр түбә, 562 квадрат метр фасад төзекләндерелде. Без килгәндә бинаны сайдинг белән тышлыйлар иде. Биредә яшәүчеләр белән очрашып сөйләшкәч, беравыздан эш барышыннан да, эшчеләрдән дә канәгать булуларын әйттеләр.
Капиталь ремонт баручы йортларда булып кайтканнан соң күңелемә тынгы бирмәгән бер сорауга гына җавап таба алмадым. Төзүчеләр ремонт эшләрен башкара, ә халык эш процессында һәрнәрсәдән канәгать. Ә менә йорт тапшырылып ай да үтми «кытыршылыклар» пәйда була. Быелгы төзекләндерү эшләреннән соң да алай булмас дип әйтеп булмый. Чөнки һәрвакыт ике як та дөрес, ни өчендер гаеплеләр генә булмый. Йортларны тапшыру вакыты 30нчы августка дип билгеләнгән. Димәк, нәтиҗәләр ясарга озак вакыт калмады. Тагын шунысы әһәмиятле: төзекләндергәнне беренче көннән яхшылап сакласаң гына бит ул, ә киресе булган очракта эш никадәр генә сыйфатлы итеп башкарылса да, көткән нәтиҗә бирми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250