Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яшен 38 яшьлек хатынның гомерен өзгән

Кичә Башкортстанда коточкыч фаҗига булган.

Кичә, 22 июльдә, Стәрлетамак районының Кунакбай авылындагы Стәрле елгасы буенда 38 яшьлек хатын белән бәхетсезлек очрагы булган. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, аны яшен суккан. Хатын шунда ук һәлак булган.

Ведомствода белдерүләренчә, бу инде республикада быелгы җәйдә яшен аркасындагы икенче фаҗига. Беренчесе 27 июньдә Кече Нагадак авылы янында булган. Ул чакта яшен 53 яшьлек хатынның гомерен өзгән. Бу вакытта аның урманда каен миллеге хәзерләгән чагы була.

Хатын яшен сугудан шунда ук үлгән. Аның ире дә янында булган һәм зыян күргән. Яшен разряды аны читкә алып чөя, ир аңын югалта. Һушына килгәндә хатынының янып яткан гәүдәсен күрә. Кызганычка каршы, аны коткару мөмкин булмый, дип яза Кызыл таң.

Фаҗига урынына килгән ашыгыч ярдәм табибларына хатынның үлемен теркәргә генә кала...

Җәй әле дәвам итә, яшенде яңгырлар да күп булачак, шуның өчен яшен вакытында хәвефсезлек кагыйдәләрен исегездән чыгармагыз!

 

Фото: pixabay.com/ru
Автор:Юлия Төхбәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшен суккан