Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әйдә, чисталыкка өйрәник

1нче апрельдән республикада һәм районыбызда санитар чистарту, төзекләндерү икеайлыгы башлануы турында каралар чыгарылып, барлык җитәкчеләргә җиткерелсә дә, моңарчы актив төстә өмәләргә чыгу сизелми дә, аның нәтиҗәләре дә күренми.

Моңа кадәр табигать шартлары бу эшләрне башкарырга комачаулык итсә, хәзер көннәр җайланды. Район башкарма комитеты тарафыннан һәр җирлектә чәршәмбе, ягъни һәр атнаның өченче көне чисталык көне, дип игълан ителде. Чистарыну эшләрен оештырырга да югарыдан күрсәтмә көтеп торган җитәкчеләргә бу көнне эш календарьларына кызыл белән билгеләп куярга кирәк.
- Икеайлык май ахырына кадәр дәвам итсә дә, без быелгы язгы чистарыну эшләрен 1 майга төгәлләү бурычы куябыз. Чөнки алда - Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее. Бу олы бәйрәмне бистәбез, авылларыбыз, һәр йорт, һәр җәмәгать урыны ялт иткән хәлдә каршыларга тиеш,- ди район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров.
Язгы чистарыну эшләренең барысын да аерым өмә көненә калдырмыйча, һәр көнне тырма-себеркеләребезне алып урамнарга, капка төпләренә чыгыйк.
Хөрмәтле райондашлар! Әлеге районкүләм чарада һәммәгезнең дә актив катнашуы сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев