Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өйдән чыкмыйча гына

Өйгә документлар эшләтеп йөри идем. Хе, безнең өйгә килеп үзләре эшләтеп бирделәр аны, ди Казаннан кайткан туганым. Безнең Балтачта да өйдән чыкмыйча гына Кадастр палатасына документлар тапшырып яисә эшләтеп алып булмый микән?

- Була. Шушы елның 1 июленнән Кадастр палатасының район бүлеге белгечләрен өйгә чакырырга мөмкин, - ди бүлек җитәкчесе Зифа Радиковна Зарипова.


- Моның өчен телефоннан шалтырату да җитәме?
- Белгечкә шалтырату ул - беренче һәм иң кирәкле адым. Безнең телефон - 2-44-34. Бу этапта барлык кирәкле мәгълүматны һәм белгечләребезнең профессиональ ярдәмен алырга мөмкин. Әлеге хезмәттән файдаланырга теләсәгез, сез электрон почта аша fdu16@u16.rosreestr.ru адресына хат та юллый аласыз. Диспетчерларыбыз, сезгә шалтыратып, килешүнең детальләрен ачыклар һәм шартларын ассызыклар.


- Ә килешү төзү процедурасы нәрсәдән гыйбарәт?
- Килешүгә безнең кабул итү нокталарында, яисә үзегездә - өйдә яки офиста кул куярга мөмкин. Икенче очракта килешү сезгә почта аша киләчәк. Үз данәгезне сез безгә заявка һәм түләү документының күчермәсе белән кире җибәрергә тиеш буласыз.


- Килешү өчен теләсә нинди банкта түләргә мөмкинме?
- Әйе, әлбәттә. Кирәк булса, хезмәтләргә түләү өчен исәп ачарга мөмкин. Түләү реквизитларын документлар кабул итү нокталарыннан, шулай ук http://kadastr.tatarstan.ru сайтыннан алырга мөмкин.


- Ярдәм тиз күрсәтеләчәкме? Чиратта торырга кирәк булмасмы?
- Без инде күптән чиратлар белән көрәшәбез. Һәм, әйтергә кирәк, бу көрәш үз җимешләрен бирә башлады. Бу очракта да без үзебезне озак көттермәбез. Белдерүче өчен уңайлы вакытта килеп җитәрбез. Игътибар итегез, әлегә белгечләр оешма исәбенә акча килеп җиткәч кенә клиентлар янына киләләр. Киләчәктә исә, без түләү документы булган һәрбер белдерүче янына счетка акча күчкәнче үк киләчәкбез.


- Ә ташламалар каралганмы?
- Сез хосусый бизнес ташламаларын күз алдында тотасызмы? Юк, бездә ташламалар да, бонуслар да юк. Без - дәүләт бюджет оешмасы. Кайбер льготалар каралган. Аерым кешеләр төркеменә әлеге хезмәт бушлай күрсәтелә. Аларга Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, I һәм II группа инвалидлар керә.


- Миңа сезнең визитыгыз күпмегә төшәчәк?
- Белгечләребезне кабул итү өчен сезгә аз гына әзерләнергә кирәк булачак. Белгечләребезгә электр үткәргече һәм өстәл - мобиль компьютер, портатив принтер һәм сканер кую өчен эш өслеге - кирәк булырга мөмкин. Физик затлар өчен 1 документлар пакетын кабул итү - 1000 сум, китереп бирү - 500 сум. Юридик затлар өчен 1 документлар пакетын кабул итү - 2500 сум, китереп бирү - 1500 сум. Тарифлар Федерация дәрәҗәсендә кабул ителгән.


- Мин, бу хезмәттән файдаланып, кадастр исәбенә генә баса аламмы? Әллә сезнең мөмкинлекләр киңрәкме?
- Өегезгә яисә офисыгызга килә торган белгечләр төркеме кадастр исәбе белән бәйле документларны кабул итү һәм бирү, хокукларны теркәү, Күчемсез мөлкәтнең дәүләт кадастры (ГКН - Государственный кадастр недвижимости) һәм Бердәм дәүләт хокуклар реестрыннан (ЕГРП - Единый Государственный реестр прав) мәгълүматлар бирү белән шөгыльләнә. Икенче төрле әйткәндә, өегездә дә сез белгечләр ярдәмендә Росреестрның барлык хезмәтләреннән файдалана аласыз.


- Бу хезмәтне хәзер кемнәр күбрәк куллана?
- Әлегә без күбрәк олы яшьтәгеләр, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр янына ешрак киләбез. Хезмәтебездән файдаланучыларның күбесе - физик затлар. Ләкин шунысын да әйтергә кирәк, бу хезмәт берничә документлар пакетын берьюлы рәсмиләштерергә теләүче юридик затлар өчен дә җайлы һәм файдалы булачак. Безнең фикеребезчә, тиздән ул банкирлар, йорт салучылар, риэлторлар арасында популярлашачак. Хезмәтебездән файдаланып караган юридик затлар аның уңайлыгын бәяләргә өлгерде дә инде.


Әңгәмәдәш Хәлил НӘКЫЙПОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250