Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әйтелмәгән сүзләр калды

Тормышта үкенечкә калган мизгелләр, кылынмый калган эш-гамәлләр, әйтелмәгән сүзләр хәйран була икән ул. Минем дә әйтелми калган сүзләрем әле дә булса йөрәгемне тырнап, үтәлмәгән васыять кебек борчып торганга, кулга каләм алып, хатамны төзәтергә булдым.

Сүз башым - Борнак авылында яшәп, озак еллар «Шушма» күмәк хуҗалыгы рәисе булып эшләгән, тумышы белән Пүскән авылыннан булган Фәрит абый Җамалиев турында. Ул минем иң якын дустымның әтисе. Ләкин, кызганыч, безнең арабыздан кинәт кенә китеп барды, бик иртә бакый дөньяга күчте ул. Быелгы җәйнең иң матур чорында - 12 июльдә аның үзеннән башка гына килгән беренче туган көне...
... Минемчә, җитәкче посты кешегә Ходай тарафыннан сынау буларак җибәрелә. Бу - кешелеклелек фәненнән үзенә күрә бер имтихан тоту. Гади хезмәткәр булган чакта бик мөлаем гына булып күренгәннәр, түрә кәнәфиенә утыргач, үзгәрәләр дә куялар. Һәркем дә бу авыр сынауны уңышлы уза алмый, абына. Ә Фәрит абыйны бернәрсә дә үзгәртә алмады. Ул һәрчак ярдәмчеллеге, кешелеклеле-ге белән таң калдыра иде. Мин бу тормышта әле озын гомер мәктәбе узган кеше түгел, әмма инанып әйтә алам - аның кебек бала җанлы, олы йөрәкле, яхшы кешеләр тирә-юнебездә бармак белән генә санарлык. Кызы Фәридә белән дус булып, бергә укыгач, еш кына аларга кунакка килә идем. Шул чакларда мин аның да, тормыш иптәше Нәзирә апаның да бер генә тапкыр да караңгы чырай күрсәткәннәрен хәтерләмим. Фәрит абый аздан гына миңа да «кызым» дип эндәшми кала иде. Укыганда да «ашадыгызмы әле, сез ач түгелме, туңмадыгызмы?» дип сорап тора иде. Аның кадәр кайгыртучан, чын гаилә башлыгы була белгән, балалары өчен өзелеп торган әтиләр тагын кайда бар микән? Булса да, алар бик санаулыдыр. Ходайга да яхшы кешеләр кирәк дигән сүз рас ахры, бу дөньяда яшәгән саен шуның ачы дөреслеген аңлый барам. Тагын шуны да әйтәсем килә - мин үзем әллә ничә тапкыр Фәрит абыйның дәвалану өчен авылдашларын, авыру әби-бабайларны, хәтта нәни сабыйларны да республика клиник хастаханәсенә алып йөргәненә шаһит булдым. Ул чакта кайбер рәисләрнең авыру карт-карчыкларга «Сезнең вакытыгыз җиткән инде» дип әйтүенә күнеккәнгә, Фәрит абыйга хәйраннар калган идем мин. Хәзер аңлыйм: ул башкача булдыра алмаган. Бу аның нәкъ менә шул имтиханында сынатмавы булган.
... Йөрәгемдә булган бөтен рәхмәт хисләремне җиткергән әлеге язма Фәрит абыйның рухына изге дога булып ирешсен иде. Дөньялыкта кылган бар изгелеге бакыйлыкта аның үзенә мең әҗер-савап булып кайтсын. Сине бик күп кеше яхшы сүз белән искә ала, дога кыла, ярата, хәтерли, Фәрит абый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250