Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Югалтулар язмасын, - дип уфтана райондашыбз авыр кайгыдан

18 июньдә аңа 49 яшь тулган булыр иде. Авыру берәүне дә кисәтеп тормый шул.

Туганыбыз Низамов Илдарны да көтмәгәндә көзен аяктан екты да, имәндәй нык ирне язгы бер иртәдә мәңгелеккә алып китте... Башкалабызның көчле табиблары да, безнең хәер-догаларыбыз да ярдәм итә алмады.
Язмыш шулай язылганмы, хәзер әти-әниебез янында бер-бер артлы әле ир уртасы гына булган өч абый-энебез дә ята инде. Берсе дә 50 яшьлек юбилейларын да уздыра алмый китеп бардылар, кыска булды гомерләре. Балалар, оныклар белән куанышып яшисе дә яшисе иде әле...
Илдарыбыз рәхимсез авыру белән көрәшкәндә хәлен белеп яшәргә өметләндерүче туганнарыбызга, классташларына, авылдашлары - көшкәтбашлыларга, дусларына, үзе эшләгән «Уңыш» җәмгыятенә рәхмәтебезне белдерәбез. Күп еллар автобус шоферы булып эшләгәндә дә, соңрак шәхси тракторы белән дә күпләргә мәрхәмәтле булды, берәүне дә кире бормады Илдарыбыз. Шуңа да туганыбызны соңгы юлга озатырга бик күпләр ярдәм итте, чардуганын да ясатып куйды дуслары.
Ул китте... Аны яратучы балалары, хатыны, туганнары, дуслары, ул гына башкарасы эшләре боегып калды... Тыныч йоклагыз, кадерлеләребез! Авыр туфракларыгыз җиңел булсын. Үзегездән соң калган буыннарга Ходай бәрәкәтле озын гомер насыйп итсә иде.
Барлык туганнары, тормыш иптәше, балалары исеменнән Әлфия ЗИННӘТОВА. Балтач
Фото: http://kartiny.ucoz.ru/photo/kartinki_s_nadpisjami/pomnim_ljubim_skorbim/skorbim_skachat_besplatno/665-0-32483

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250