Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Заманга яраклашабыз

Өлкәннәрне заманча мәгълүмати технологияләргә якынайту ниятеннән, апрель аенда башкаланың «Технопарк»ында республика күләмендә «Өлкән буыннар» олимпиадасы үткәрелгән иде. Анда безнең район данын Бөрбаштан Илсөяр Галимова белән Кунырдан Нуриян Фатыйхов яклады.

Илсөяр Ильясовна балалар бакчасы мөдире, Ә Нуриян Фатыйхович баш инженер булып эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннар.
Бәйгедә катнашучылар хәзерге заман технологиясен үзләштерүдәге осталыкларын бәян итү максатыннан, 9 майга карата виртуаль открыткалар ясадылар, дусларына интернет аша Казан турында язган хатлар юлладылар, таблица төзеп, атналык чыгымнарын якынча исәпләп карадылар, Татарстан Республикасының дәүләт хезмәте порталына запрос җибәрделәр, сайтта үзләренең фикерләрен урнаштырдылар. Төп җиңүчеләр ноутбук белән бүләкләнсә, безнең өлкәннәребезгә дә интернет-карталар, флешкалар, компьютер өчен «тычканнар» тапшырылды.
Соңыннан комфортлы автобусларда шәһәр буйлап сәяхәт оештырылды, өлкәннәр Казан Кремлендә, Кол Шәриф мәчетендә булдылар. «IТ- Парк»ында өр-яңа технологияләрне күреп хәйран калдылар, шулай ук космик хезмәтләр һәм Глонасс +112» мониторинг үзәкләрен күздән кичерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250