Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үзгәрешләр көченә керде

Транспорт чараларының техник күзәтү үтүенә кагылышлы РФ законы 2012нче елның 1нче гыйнварыннан үз көченә керде.

ТР территориясендә техник күзәтү операторы булып «Таттехконтроль» оешмасы тора, аның моның өчен кирәк булган бөтен җиһазлары, производсгво-техник базасы, укытылган персоналы һәм бу юнәлештә 2007нче елдан бирле эшләү тәҗрибәсе бар.
Яңа кагыйдә буенча техник күзәтү үтүнең түбәндәге тәртибе урнаштырылды:
- мототранспорт чараларына, җиңел машиналарга (максималь авырлыклары өч тонна биш йөз килограмм булган йөк машиналары) чыгарылган елын кертеп, беренче өч елда техник күзәтү үтү таләп ителми;
- чыгарылган елын кертеп, өч - җиде ел йөргән җиңел машиналар (максималь авырлыклары 3 тонна 500 килограмм булган йөк машиналары) һәм мототранспорт чаралары техник күзәтүне ике елга бер мәртәбә уза;
- 7 елдан күбрәк йөргән җиңел машиналар (максималь авырлыклары 3 тонна 500 килограмм булган йөк машиналары), мототранспорт чаралары, шулай ук максималь авырлыклары өч тонна биш йөз килограмм булган тагылма (прицеп) һәм ярым тагылмалар техник күзәтүне ел саен үтә.
Һәр 12 ай саен түбәндәге транспорт чаралары техник күзәтү үтәргә зарур:
- рөхсәт ителгән максималь авырлыклары өч тонна биш йөз килограммнан арткан йөк машиналары:
- РФ законы нигезендә тавыш һәм төс сигналлары белән махсус җиһазландырылган транспорт чаралары;
- укыту өчен билгеләнгән транспорт чаралары.
Һәр 6 ай саен түбәндәге транспорт чаралары техник күзәтү үтәргә тиеш:
- җиңел таксилар;
- автобуслар;
- 8 кешегә исәпләнгән (шофер урынын санамыйча) утыра торган урыны булган, пассажирлар йөртү өчен каралган һәм җиһазландырылган йөк машиналары;
- куркыныч йөкләрне йөртүгә каралган һәм җиһазландырылган махсуслаштырылган транспорт чаралары һәм аларга тагылмалар.
ОСАГО полисы алу тәртибе дә үзгәрәчәк. Хәзер, беренче чиратта, транспорт чарасын техник күзәтүгә тапшырырга һәм аны узу турында талон алырга кирәк.
Техник күзәтү узу турында талон булмаган очракта шоферны административ җаваплылыкка тарту моннан соң булмаячак. Ләкин искәрмә бар. Җиңел такси, 8 кешегә исәпләнгән (шофер урынын санамыйча) утыра торган урыны булган, пассажирлар йөртү өчен каралган һәм җиһазландырылган автобуслар яки йөк машиналары, куркыныч йөкләрне йөртүгә каралган һәм җиһазландырылган махсуслаштырылган транспорт чаралары дәүләт техник күзәтүе һәм техник күзәтү узмаган очракта, шофер административ җаваплылыкка тартыла һәм биш йөздән 800 сумга кадәр штраф түләргә тиеш була.
2012нче елдан техник күзәтүне Рәсәй автомобиль страховать итүчеләр союзында аккредитация үткән операторлар уздыра башласа да, гамәлдә булган закон нигезендә транспорт чарасының техник халәте өчен контроль Дәүләт автомобиль инспекциясе карамагында калачак.
Район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев