Хезмәт

1 августтан «Россельхознадзор» яшелчәләр, җиләк-җимешләрне Польшадан Россиягә чыгаруны чикләде.

Кибет киштәләрендә якын араларда Польшадан кергән груша, алма, айва, чия, абрикос, персик, слива, нектариннар, терн, кәбестә һәм башка яшелчәләр, җиләк-җимешләр булмаячак!

1 августтан «Россельхознадзор» бу төр продуктларны Польшадан Россиягә чыгаруны чикләде. Бу чиктән чыгарганда фитосанитар таләпләрнең үтәлмәве белән аңлатыла. Документлар тиешенчә рәсмиләштерелми.
Быел ярты елда гына составында пестицидлар тиешледән 2дән 15 тапкырга күп булган 3,7 мең тоннадан артык продукция ачыкланган. Шуңа күрә теге яки бу кибет киштәсендә Польшадан кергән җиләк-җимеш, яшелчә күренсә, «Россельхознадзор» идарәсе закон нигезендә чара күрәчәк.
Фото: http://rybinsk.ru/admin/division/zahita-prav/shkola-potrebitelja/pokupaem-ovoschi-i-frukty

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: