Хезмәт

10 меңенчесе Хәлилдә

- «Агрохимсервис» берләшмәсе җитәкчесе Наил Рәүпович Гыйлә җевка рәхмәт инде. Белгечләребез өчен укулар, төрле чаралар үткәргәндә гел ярдәм итә, - диделәр район авыл хуҗалыгы идарәсендә.

Хуҗалыкларның тармак җитәкчеләре, белгечләр өчен техника куркынычсызлыгы буенча өч елга бер үткәрелә торган укулар һәм имтиханнар да күптән түгел шушы базада оештырылган. Берләшмә җитәкчелеге бүлмә, тиешле аппаратуралар белән тәэмин иткән. Укытырга Казандагы институттан авыл хуҗалыгында хезмәтне саклауны тәэмин итү юнәлешендә эшләүче галимнәр, белгечләр килгән. Атнага сузылган укулардан соң хезмәтләре кешеләр белән эшләүгә бәйле һәр җитәкче, белгеч имтихан тотты һәм аларга таныклыклар бирелде. «Маяк» хуҗалыгы рәисе Хәлил Хаҗиевка10 меңенче номерлы таныклык туры килгән.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: