Хезмәт

«112»гә шалтырат

Республикада 2010нчы елдан ашыгыч хезмәтләрне чакыру буенча бердәм телефон - 112 системасы эшли.

Тормышыгызга, сәламәтлегегезгә, мөлкәтегезгә, яки әйләнә-тирә мохиткә чын-чынлап куркыныч янаганда теләсә-кайсы телефоннан шушы номерга шалтыратырга мөмкин. 112гә шалтыратулар рус, татар, телисез икән инглиз, немец һәм испан телләрендә дә кабул ителә. Хәзер җәйге каникуллар вакытында бу телефон номеры турында балаларыгыз да белеп торырга тиеш. «112»гә шалтыратып, сез, бәлагә юлыккан очракка карап, гадәттән тыш хәлләр, ашыгыч медицина ярдәме, полиция, газ, электр, коммуналь хезмәтләр линиясе буенча ярдәм алачаксыз.

Реклама

Фото: http://vidomosti-ua.com/photo/original-1333632609.JPG

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: