20 елдан соӊ очрашу
127
0
0
12 нче июль - һәркем өчен җәйнең гадәти бер шимбәсе. Ә минем өчен ул зур бәйрәм булды,
чөнки бу көнне мин "Раил" кафесенең олы кунагы идем. 1984 нче елда кулларына зур чәчәк бәйләмнәре тотып беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән 8 баламның инде мәктәпне бетергәннәренә 20 ел булган. Шул хөрмәттән барлык укыткан укытучыларын очрашуга чакырдылар алар.
Тантана мәктәптә сәгать 12 дә сыйныф җитәкчеләре белән очрашудан башланды. Алар укыган сыйныф бүлмәсе алышынса да (хәзерге көндә ул китапханә) укучыларым үз парталарын тиз таныды. Шуларга утырып алар магнитофон язмасыннан үзләренең бәйрәм чыгышларын тыңладылар, дәрес вакытларын, күңелле вакыйгаларны исләренә төшерделәр. Карточкалар карадылар һәм кабат истәлеккә төштеләр.
Аннан мәктәпнең 3 нче катына күтәрелделәр. Үзләренең чыгарылыш газетасына язган иншалары белән таныштылар, кулъязмаларын карадылар. Бүгенге көндә инде үзләре әти - әниләр булган укучыларымның йөзләре элеккечә балкый, күзләре дә элеккечә яна кебек. 20 ел узса да алар бердәм, дус булып калганнар.
Мәктәптәге үзгәрешләрне, бүлмәләрне карап чыккач очрашу "Раил" кафесендә дәвам итте. Монда мул табын артында алар үзләренең мәктәптән соңгы еллары, гаиләләре, уңышлары турында сөйләде, кадерле укытучыларының чыгышларын тыңлады. Тантана күңелле уеннар белән үрелеп барды. Уеннарны пенсиядәге өлкән укытучы Гөлфия, Гадения, Гөлсем, Флера һәм Нурания апалары өйрәтте. Күпме еллар үтеп шушы хөрмәтле укытучыларым һәм хезмәттәшләрем белән сөйләшү минем өчен икеләтә бәйрәмгә әверелде.
Безне шулай хөрмәт итеп очрашуга чакырганнары, кирәкле һәм кыйммәтле бүләкләре өчен минем бәйрәмдә катнашкан барлык укытучылар исеменнән аларга кабат чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә. Безне зурлаган өчен сезне Ходай зурласын. Һәркайсыгызга гаилә бәхете теләп калам.
Фото: http://serpantinidey.ru/post/166/scenariy-vechera-vstrechi-vipusknikov-quotveselie-uroki-20-let-spustyaquot
Теги:
250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
22 февраль 2019 - 14:21«Монэ, пересь адямиез, семьяям туж кадырлало...» Игнатьевъёслэн семьязы туннэ нуналэ гуртазы самой бадӟым семьяен лыдъяське.4602
-
22 февраль 2019 - 13:2121 февраль - Халыкара туган тел көне Халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятын мең еллар буенча саклап килүче байлык ул - тел. Менә нинди көчкә ия безнең туган телебез! Телсез – халык үзе дә була алмый, халыксыз – тел дә юк.5102
-
22 февраль 2019 - 12:16Бусы сәгатьләрең, дигәннәр... Ике млн доллар ришвәт алуда гаепләнгән экс-министр Алексей Улюкаевка чит ил берәмлегендәге һәм безнең сумнардагы акчаларын да, затлы сәгатьләрен дә, җирен дә, йортын да кайтарганнар.8402
-
20 февраль 2019 - 14:24Муса Җәлил исемендәге V республика фәнни-гамәли конференция ачылу мизгелләре_1
-
20 февраль 2019 - 14:24Муса Җәлил исемендәге V республика фәнни-гамәли конференция ачылу мизгелләре
-
18 февраль 2019 - 14:41Газетаның 6нчы санында (15 февраль, 2019 ел) басылган белдерүләр һәм рекламалар. Сатыла, сатып алына, хезмәт күрсәтү, эшкә чакыру.
-
11 февраль 2019 - 16:11Газетаның 5нче санында (8 февраль, 2019 ел) басылган белдерүләр һәм рекламалар. Сатыла, сатып алына, хезмәт күрсәтү, эшкә чакыру.
-
21 февраль 2019 - 14:35Рөстәм Миңнеханов: Путинның Юлламасында телгә алынган карарлар Татарстан өчен бик тә мөһим ТР Президенты Лаеш район Советының узган елда башкарылган эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган сессиясендә чыгыш ясады.139302
-
20 февраль 2019 - 21:16“Улыбызның ярты йөзе юк иде” 19 яшьлек Степан Цымбалны Погоново полигонындагы палаткада үле килеш тапканнар. Һәлак булган солдатның әти-әнисе Воронеж янындагы 91711 санлы хәрби частьне таратырга дигән петиция язган.71101
-
21 февраль 2019 - 08:11Яшьлек кире кайтты Мәктәпне тәмамлауга 40 ел уңаеннан, туган мәктәбебездә очрашу кичәсе булып узды. Бу очрашу безне яңадан мәктәп елларына алып кайтты. Чәчләр агарса да, маңгайлар сырланса да, үзебезне яшь, көчле, матур итеп хис иттек. Әйтерсең, яшьлек кире кайтты.69303
© 2011 - 2019. Хезмәт. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт (Труд)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47643 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, п.г.т Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт (Труд)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47643 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, п.г.т Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+