Хезмәт

20 каналны бушлай карау өчен нәрсә кирәк?

Сорауларга район электр элемтәсе идарәсе җитәкчесе Рәшит Гайфулла улы ХӘЙРУЛЛИН җавап бирә.

– Билгеле булганча, быелның 1 гыйнвареннан Рәсәйдә, шулай ук Татарстанда да телевидение “аналогы” белән “хушлашып”, цифрлыга күчү кампаниясе башланды. Бу яңалык безгә ни дәрәҗәдә кагыла? Кайчан керәчәк?
– Татарстанда һәм бездә цифрлыга күчү (цифрлы телевидение аша 20 каналны бушлай карап булачак) 3 июньнән дип фаразлана.

– Аны нинди телевизорлардан карап булачак?
– Карау өчен телевизорларда DVB-T2 тапшыру сигналын куллана торган җайланма булырга тиеш. Соңгы модель телевизорларда алар бар, ә менә 2013 елга кадәр чыккан яссы модельле телевизорларда булмаска мөмкин. Телевизорның паспортыннан карарга кирәк. Шулай ук элекке кинескоплы телевизорлардан да карап булмаячак. Бу очракларда 20 каналны бушлай карау өчен шушы сигналны тота торган приставка-ресивер алырга кирәк.

Реклама

– Аларны кайдан алырга була һәм бәяләре нинди?
– Кәрәзле телефон сата торган урыннарда һәм кайбер кибетләрдә мондый приставкалар бар инде. Бәяләре якынча 1 мең сумнан башлап. Әгәр инде мондый приставкалар артыннан йөрмим, 20 канал гына аз дигән кешеләр “Летай” ялгата, безгә килә ала. Һәм киресенчә дә, 20 канал җитә, бушлай карыйбыз диючеләр “тәлинкә”дән дә, кабельледән дә баш тарта ала.

– Шулай да районда менә шушы 20 каналны яңача кабул итеп, бушлай карап булмый торган авыллар булачакмы?
– Без бу каналларны Шәмәрдән, Ор, Балтач, Чепья, Шубан авылларындагы вышкалардагы ретрансляторлар аша карый алачакбыз. Шуңа күрә фәкать Көектә генә проблема булыр дип көтелә. Мондый авылларга тәлинкә кую, кабельлегә ялгану чыгымнарын хөкүмәт компенсацияләячәк дип ышандыралар.

– Аерым антенналар кирәк булачакмы?
– Телевизорларда алда әйтелгән җайланма булса, бөтен төр антенналардан да карап булачак. Өйдән карый торганына гына махсус приставка кирәк. Гомумән, бу үзгәреш районда 5 процент кешегә генә кагылырга мөмкин. Бездә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда 4340 “нокта”да кабельле (интерактив) телевидениега, 4152 урында “тәлинкә”гә тоташканнар, 1086 хуҗалык кына эфирлы телевидение аша (нәкъ менә гадәти антенна белән) карыйлар. Бу яңалык беренче ике төркемгә кагылмый, алар гадәти тәртиптә тапшыруларны карый алачак. Сораулар булса, безгә мөрәҗәгать итә алалар.

Фото: баш мөхәррир

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: