Хезмәт

4 яшьлек бала исерек тракторист корбаны булган

Татарстан Республикасы, Актаныш районы Югары Яхшы авылында күӊелләрне тетрәндергеч фаҗига була.

12 апрель көнне өйлә алдыннан рульдә исерек утырган трактор юлдан төшеп каплана, нәтиҗәдә кабинада булган 4 яшьлек бала вафат була. Трактор кабинасында трактористан тыш үлгән баланыӊ әнисе дә утырган була, алар бернинди тән җәрәхәтләре алмыйлар. 1975 елда туган трактор йөртүче руль артына исерткеч эчемлекләр кулланганнан соӊ утырган була.
Фото: vk.com

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: