6 яшьлек кыз бала, 11 яшьлек малай һәм аларның әниләре сөрем газы белән агуланган
Өчесенең дә хәле уртача дип билгеләнә.
Казанда Шамил Усманов урамындагы биш катлы йортның берсендә хатын-кыз һәм ике бала сөрем газы белән агуланган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 37 яшьлек хатын-кыз агулану билгеләре белән 7нче Шәһәр хастаханәсенә озатылган. 11 яшьлек малайны һәм 6 яшьлек кызны Республика балалар клиник хастаханәсенә илтәләр.
Өчесенең дә хәле уртача дип билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев