62 яшьлек каравылчыны этләр ашаган
Владивосток шәһәрендә һәркемне тетрәндерерлек фаҗига булган: иясез этләр өлкән яшьтәге ирне ашаган.
62 яшьлек ир "Дальэлектромонтаж" идарәсендә каравылчы булып эшләгән.
"РИА Новости" хәбәр итүенчә, үзенә ташланган бер өер эттән ул берничек тә качып котыла алмаган. Бахырны ач этләр ашап бетерә язган. Бу хәлнең шәһәрнең кайсы төбәгендә булуы хакында хәбәр ителми.
Тик бәйсез этләрнең кешеләргә аулак урыннарда гына түгел, шәһәр уртасында да ташлану очраклары да соңгы арада күбәйде. Ел башында Томск шәһәрендә этләр бер айлык сабыйны өзгәләгән иде. Аның да гомерен табиблар саклап кала алмады.
"Эт - кешенең дусты" дигән әйтем бар. Тик дөрес тәрбияләнгән, өйрәтелгән этләр генә адәм баласының ярдәмчесе. Ә урам буена чыгарып җибәрелгән берәдәк этләр өлкәннәргә дә, бала-чагага да зур куркыныч тудыра, дип яза Кызыл таң.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев