Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

7–13 мартка йолдызнамә

Йолдызнамәгә күз саласызмы, укып карагыз әле, кылый атып туры тидермәделәрме икән?..

Кучкар (21.03 – 20.04) Моңа кадәр күп көч куйсагыз да, нәтиҗәсе ташка үлчим кебек кенә тоела идеме? Тынычланыгыз: сезнең өчен хәзер чын мәгънәсендә зур мөмкинлекләр ачылырга тора. Бу атнада моңарчы үзегезне куркытып торган эшләргә кыю төстә тотыныгыз – менә дигән нәтиҗәләргә ирешәчәксез.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Серлерәк атна. Килеп туган хәлләрне аңлау өчен эчке сиземләвегезгә бик нык таянырга туры килер. Ә инде эштә бер мәсьәләне хәл иткәндә яшерен сыйфатларыгызның шалт итеп кенә калкып чыгуы хәтта борыннарын бик хәтәр чөеп йөрүчеләрне дә берара сүзсез калдырыр.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Акчаны саклап тотыгыз, юкса бик кирәк чагында янчыгыгыз буш булып чыгарга мөмкин. Күңелегезне тынгысызлап торган бер мәсьәләгә ачыклык кертелер. Сез хәзер кысылган пружина кебек. Бераз иркенәегез – тормыш тәмен шундук яңача сизә башлаячаксыз!

Кысла (22.06 – 22.07) Җилдән килгән җилгә китәр. Менә шулай… Әмма моңа бетеренәсе түгел: тиздән сөенеп туймаслык керем чыганаклары барлыкка киләчәк. Бернигә карамастан!..

Арыслан (23.07 – 23.08) Һәр нәрсәнең төбенә төшенүчән, аек акыллы, сизгер һәм зирәк булуыгыз эштә искитмәле уңышка ирешү мөмкинлеге бирер. Бу абруегызны гына түгел, акчагызны да арттырыр. Яңа танышыгыздан ишетелгән бер яңалык күңелегезне җилкетеп куяр.

Кыз (24.08 – 22.09) «Дүшәмбе – авыр көн». Әмма сезнең өчен түгел! Нәкъ менә атнаның беренче көнендә, тулы көчегезгә эшләп, үзегездән дә, эш нәтиҗәсеннән дә бик-бик канәгать калырсыз. Атна ахырында тормышыгызны тагы да ямьләндереп җибәрердәй хәлләр көтегез.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Карьера баскычыннан өскәрәк менеп китәм генә дигәндә, бер каршылыкка очрарсыз. Аны юкка чыгару өчен бераз уйланырга кирәк булыр. Ерактан килгән бер яхшы хәбәр сөендерер.

Чаян (24.10 – 22.11) Шундый чор җитте – мөһим эшләрегезне инде башка кичектерергә ярамастыр. Курыкмагыз: аларны бик шәп итеп башкарып кую мөмкинлеге үзеннән-үзе диярлек килеп чыгар. Тик атна ахырында сәламәтлек кенә үзен бераз сиздереп алмагае.

Укчы (23.11 – 21.12) Ашыгуны таләп итмәгән, бик тыныч атна. Тик шунысы бар: барлык эшләрегез җиңел бирелсә дә, иксез-чиксез кебек тоелыр. Балаларыгыз матур яңалыклары белән куандырыр.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Бу атнада беравык туктап калып, бүгенге тормышыгыз, киләчәгегез турында уйланып алу зыянга булмас. Юкса бертуктаусыз эшләп, уйсыз-хиссез «робот»ка әйләнеп барасыз кебек… Атна уртасында күңелегез теләгән хәбәр ишетерсез.

Сукояр (21.01 – 19.02) Акыл сәләтегез гадәттәгедән яхшырак сезнең хәзер! Хәтта инде күптәннән онытылган әйберләрне дә искә төшерәчәксез. Башыгызда яшен тизлегендә бик шәп планнар барлыкка киләчәк. Аларны шундук тормышка ашырудан курыкмагыз – тәвәккәллек үзен тулысынча аклаячак!

Балык (20.02 – 20.03) Күңелегезне юмартлык, мәрхәмәтлелек хисе биләп алыр. Бу кемгәдер ярдәм кулы сузу, игелек эшләү теләге уятыр. Атна ахырында күчемсез милеккә бәйле бер проблемагызга ачыклык кертелер.

 

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә