Хезмәт

Абау! 20 елдан соӊ табылганнар

Красноярск шәһәрендә Енисей елгасында водолазлар тренировка вакытында моннан 20 ел элек суга баткан машинага юлыкканнар.

Өлкәнеӊ Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, моннан 20 ел элек хәбәрсез югалган, дип уйланылган җиӊел чит ил машинасы табылган. Елганыӊ шәһәр уртасындагы өлешендә 14 январь көнне "Мисубиси Галант" машинасын су өстенә чыгарганнар. Машинада 2 гәүдә, 1957 елгы ир-ат һәм 1965 елда туган хатын-кыз гәүдәсе табыла. Экспертлар бу гәүдәләрдә көч кулланып үтерү гамәлләре тапмаганнар. Тикшерү эшләре әле бара. Бу турыда НГС.НОВОСТИ сайты хәбәр итә.
Фото: prmira.ru

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: