Абыйлы энеле... армиядә
Кемнәрдер бер бөртек улларын армиягә барудан алып калса, ә менә кемнәрдер берьюлы ике улын Ватан сагына озата һәм моның белән ихластан горурлана да. Курмала авылында яшәүче Гөлфинә һәм Гомәр Хәсәновлар гаиләсе әнә шундыйлардан.
Әлеге гаилә безнең якларга күрше Киров өлкәсенең Көлмез районыннан күченеп килә. Дүрт малай, бер кыз үстерәләр. Олы уллары Фәнил (өстәге рәсемдә), аннан кала Фидәил (астагы рәсемдә).
Икесе дә бүгенге көндә армия сафларында -Ленинград өлкәсенең МВД гаскәрләрендә хезмәт итәләр. Киткәннәренә өч ай үткән. «Улларым ноябрьнең унбишендә киттеләр, мәҗлес оештырып, Коръән ашлары уздырып озаттык», -ди әниләре Гөлфинә. Фидәил Казан төзелеш һәм архитектура көллиятенә укырга кергән була. «Укыйсы килмәде инде, армиягә барырга ашкынып торды», диләр аның хакында өйдәгеләре. Фәнил исә Норма урта мәктәбен, Чавал техникумын тәмамлаган егет. «Армиягә озаттык та, безнең балаларны оныттылар дип булмый, -ди Гомәр абый. -Укытучылар, сыйныфташлары сорашып, хәлләрен белешеп кенә торалар, бигрәк тә сыйныф җитәкчесе Эльмира Абдулли-нага, фән укытучылары Равилә Гариповага, Фәридә Мөҗиповага, сыйныфташ кызларына рәхмәтлебез. Хәл-әхвәл сорашу да күңелгә «сары май» булып ята бит. Сыйныфта да алар 15 кызга 2 егет иделәр, дус-тату булдылар».
Йортта өлкән буын, намаз картлары - Флера апа белән Васил ага да яши. Алар бер көн дә оныкларны изге догадан калдырмый, шул ук вакытта газизләренең бер-берсеннән аерылмый, бер частьта хезмәт итүләренә куануларын яшермиләр. Фидәил дә телефоннан сөйләшкән саен, абый белән булгач рәхәт, дип юата үзләрен. Гел бергә булып, солдат хезмәтләрен исәнлектә, иминлектә үткәреп кайтырга язсын апарга.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 18:46Ятимлек ачысы гына җитмәгән... Ул дөньяга вакытыннан алда туган. Вакытыннан алда туу сәбәпле, сабыйга күп кенә җитди диагнозлар куелган, өч ай эчендә сабый берничә операция кичергән...8601
-
25 февраль 2021 - 17:21Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе вафат... Роберт Галиевка 67 яшь иде.25201
-
25 февраль 2021 - 16:11Зәмзәмия Гайфетдинова онык-оныкчыкларга бик бай (+фото) Балтач бистәсендә гомер итүче зәмзәмия Гайфетдинова 90 яшьлек юбилеен каршы алды.11401
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.5800
-
20 февраль 2021 - 08:25Газетаның 6нчы санында (19 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар41700
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.103001
-
24 февраль 2021 - 10:46Татарстанда дүрт кеше һәлак булган урыннан видео барлыкка килде 23 нче февраль көнне көндез республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды.66800
-
23 февраль 2021 - 17:11Пионер урамында... бар да элеккечә “Күршеләр – иң якын кешеләр” дип яши алар Узган ел шул урамда ялгызы яшәүче Гыйльмулла абый, операция ясатып, хастаханәдә ятканда, ул кайтышка өен юып, җыештырып, карлыгыннарын җыеп кайнатып, печәнен чабып, киптереп, өеп куйдылар күршеләре60703
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика