Хезмәт

Агач екканда һәлак була

Зәй районнында ГБУ «Нижнекамский лесхоз» составына кергән урманлыкта, Урта Бәгрәҗ авылы янында коры агачларны екканда 36 яшьлек агач егучы (вальщик) һәлак була.

Коры агачныӊ очы сынып, егучыныӊ өстенә төшә һәм ул шунда ук җан бирә. Татарстан Республикасыныӊ Тикшерү комитеты тарафыннан җинаять эше кузгатыла.

Безнеӊ район урманнарында да коры агачларныӊ күп булуы аларны кискәндә зур куркыныч тудыра. Шунлыктан, сак булыйк.

Фото: http://www.tatar-inform.ru/news/2015/06/11/458643/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: